Саба прокуратурасы: Су алганда рөхсәт кирәк
Район прокуратурасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белгече белән берлектә җаваплыгы чикләнгән "Саба" һәм "Туган як" җәмгыятьләрендә җир асты байлыклары турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Россия Федерациясе "Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре милекчеләре һәм җир кишәрлекләре милекчеләре булмаган затлар җир кишәрлекләреннән максатчан билгеләнеше, әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән...
Район прокуратурасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белгече белән берлектә җаваплыгы чикләнгән "Саба" һәм "Туган як" җәмгыятьләрендә җир асты байлыклары турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Россия Федерациясе "Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре милекчеләре һәм җир кишәрлекләре милекчеләре булмаган затлар җир кишәрлекләреннән максатчан билгеләнеше, әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән табигый объект буларак җиргә зыян китерми торган рөхсәтле куллану ысуллары нигезендә файдаланырга тиешләр. Ә "Җир асты байлыклары турында"гы Закон җир асты байлыкларыннан моңа махсус дәүләт лицензиясе булганда гына рөхсәт итә. Прокуратура тикшерүе "Саба", "Туган як" җәмгыятьләренең җир астыннан су алуны лицензиясез гамәлгә ашыруын ачыклады. Табигый ресурслардан, артезиан коесыннан законсыз, суның учетын алмыйча файдалану, су чыганагы урнашкан санитар зонада санитария таләпләренең үтәлмәве тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә "Саба" һәм "Туган як" җәмгыятьләре җитәкчеләренә карата административ эш кузгатылып, материаллары тиешле чара күрү өчен, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелде.
Азат Закиров,
район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев