“Саба таңнары” газетасы электрон форматта
Хөрмәтле укучыларыбыз! "Саба таңнары" газетасына электрон форматта да язылып була.
"Саба таңнары"ның кәгазь вариантыннан аермалы буларак, ул Саба районында гына түгел, ә интернет челтәре аша Россиядә һәм чит илләрдә дә таралачак.
Ягъни электрон газетага язылучыларга "Саба таңнары"ның электрон ПДФ варианты җибәреләчәк.
Язылу бәясе - 300 сум.
Моның өчен:
- акчаны 4276-8801-0937-2379 санлы банк картасына күчерергә
- түләгән квитанцияне һәм газет алачак әлектрон адресны язып sabatannar@rambler.ru электрон адресына хат җибәрергә кирәк.
Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә яшәүче якташларыбыз, милләтәшләребез, яңа газетаны укып, үзләренең ата-бабалары, кан-кардәшләре, туган-тумачалары гомер иткән Саба районы, аның халкы турында яңалыкларны белеп барачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84362) 2-38-58
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев