Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба урта мәктәбе базасында мәктәп китапханәчеләре өчен киңәшмә узды

Август киңәшмәсе кысаларында Саба урта гомумбелем бирү мәктәбендә районыбызның мәктәп китапханәчеләре секциясе утырышы булды.

Әлеге утырыш "Укучыларның уку грамоталылыгын ФГОС шартларында формалаштыруда мәктәп китапханәләренең инновацион эшчәнлеге" дип аталган темага багышланды. Чара мәктәп буенча экскурсия белән башланып китте. Экскурсиядән сон кунаклар уку залына юнәлде. Чараның төп өлешен  район мәгариф бүлеге методисты Айгөл Шамсевалиева ачып жибәрде, алга таба китапханәчеләр чыгышлары тыңланды. Китапханә эшчәнлегенә багышланган төп процесслар, яңа методлар, уку тизлеген арттыру - шулар хакында дискуссияләр алып барылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев