Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада эссе һава торышы көтелә

Бүген Россиянең үзәк төбәкләренең һава торышына тәэсир итүче көнбатыш циклон Татарстанда да һава торышын формалаштыра башлый. Республикага көнбатыш циклон килү белән һава температурасы 26-31 градуска кадәр күтәреләчәк. И.Трущина ачыклык керткәнчә, һава торышы эссе була, ләкин аномаль түгел. Татарстанда урыны белән яңгыр явуы, җилнең көчәюе һәм яшен булуы фаразлана. Бу атнаның...

Бүген Россиянең үзәк төбәкләренең һава торышына тәэсир итүче көнбатыш циклон Татарстанда да һава торышын формалаштыра башлый.

Республикага көнбатыш циклон килү белән һава температурасы 26-31 градуска кадәр күтәреләчәк. И.Трущина ачыклык керткәнчә, һава торышы эссе була, ләкин аномаль түгел.

Татарстанда урыны белән яңгыр явуы, җилнең көчәюе һәм яшен булуы фаразлана.

Бу атнаның соңгы көннәрендә Татарстанның кайбер районарында бераз кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы югары - 26-31 градус була.

Аннары 1, 2, 3 нче августта термометр баганасы 24-29 градус тамгасына кадәр төшәчәк.

Бу көннәрдә төнлә шулай җылы була, һава температурасы 11 градустан 19 градуска кадәр күтәрелә, бу исә уңыш һәм бал җыю өчен уңайлы шарт булып тора, дип хәбәр итә Татар-информ.ру сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев