Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада күпләп сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен субсидия бирелә

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе шәхси хуҗалыгында ике һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен субсидия бирү тәртибен раслау турында карар (23.09.2013, №1198-п) кабул итте. Әлеге чара "авыл хуҗалыгын үстерү турында"гы Федераль закон, "Саба муниципаль районында 2013 елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларны яклау Программасын раслау турында"гы район...

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе шәхси хуҗалыгында ике һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен субсидия бирү тәртибен раслау турында карар (23.09.2013, №1198-п) кабул итте. Әлеге чара "авыл хуҗалыгын үстерү турында"гы Федераль закон, "Саба муниципаль районында 2013 елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларны яклау Программасын раслау турында"гы район Советы карары нигезендә күрелә. Субсидия район биләмәсендә торак пунктларда даими яшәүче 19-58 яшьлек кешеләргә бирелә. Максаты - шәхси хуҗалыкларда кими барган сөт бирүче сыерларның санын саклап калу, җитештерелгән продукция күләмен арттыруга этәргеч бирү, авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтү.

Субсидия саву аппаратының 17500 сум күләмендәге норматив бәясеннән чыгып исәпләнә һәм 2 сыер асраучыга - 30 процент, 3 сыер тотучыга - 50, 4 сыерлыга 70 процент исәбеннән бирелә. Шәхси хуҗалыгында 5 сыер булса, саву аппаратының бәясе тулысынча кайтарылачак. Субсидия алу өчен 2012-2013 елларда саву аппаратының алынуы фактын раслаучы документ (чек, товар накладное) кирәк. Субсидия алырга теләүченең гаризасы башка документлар (акча күчерү өчен банкта ачылган счет, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә) белән бергә финанс-бюджет палатасында теркәлә һәм счетка акча 60 көн эчендә күчерелә. Гаризалар 2013 елның 1 декабренә кадәр кабул ителәчәк. Ашыгыгыз. Тулырак мәгълүмат алу өчен район финанс-бюджет палатасына (телефоны: 2-33-34, Энҗе Гыйззәтуллина) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев