Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабага ник килгәннәренә үкенгәннәр

Алар күп түгел: 500 чамасы кешегә бары бер хокук сакчысы килә. Ягъни районда җәмәгать иминлеген, кешеләр тынычлыгын, юлларда тәртипне 65 погонлы хезмәткәр тәэмин итә. Аларга эшнең күплеген Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге штаб начальнигы Людмила Юзеева редакциягә җибәреп торган оператив сводкадан да күрергә мөмкин. Урлашулар, аварияләр булып, мошенник­лар килеп...

Алар күп түгел: 500 чамасы кешегә бары бер хокук сакчысы килә. Ягъни районда җәмәгать иминлеген, кешеләр тынычлыгын, юлларда тәртипне 65 погонлы хезмәткәр тәэмин итә. Аларга эшнең күплеген Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге штаб начальнигы Людмила Юзеева редакциягә җибәреп торган оператив сводкадан да күрергә мөмкин. Урлашулар, аварияләр булып, мошенник­лар килеп чыгып тора. "Быел районда җинаятьләр саны артты. Бу республикада да шулай. Җинаятьләрнең артуына бер кешенең 6 тапкыр мошенниклык итүе, бер каракның 5 тапкыр милеккә кул сузуы да китерде. Шулай ук профилактик статьялар буенча да күбрәк эшләнде, ягъни үтерү белән янаулар җинаять эшләнгәнче кисәтелде"- диде безгә Л.Юзеева.
Әйтергә кирәк, илдә кризиска китергән вәзгыятькә бәйле рәвештә җинаятьләрнең арту ихтималы полиция хезмәткәрләренең 2015 ел башында булган киңәшмәсендә үк фаразланган иде. Моңа һәрьяклап әзер булып торырга кирәклеге искәртелде. "Чыннан да, шундыйрак хәл килеп чыкты, әмма хезмәт­кәрләребез моңа әзер иде,- ди бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов.- Кыңгыр эш кылына икән, җәзасы да котылгысыз булсын. Тугыз айда җинаятьләрнең 93,5 процентын ачып, республика буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешә алдык. Бу җиңел эш түгел. Җинаятьчеләр дә заманга яраклаша, югары техноло­гияләргә таяна, шуңа күрә безгә дә таләпчәнлекне, уяулыкны нык арттырасы".
Районыбыз тикшерүчеләренең профессиональлегенә җи­на­­ять кылучылар үзләре дә гаҗәпсенү катыш соклану белдергәннәр, ник Сабага килеп чыкканнарына үкенгәннәр. Мисалга, күптән түгел Шәмәрдәндә кибеттән акча урлаучыларның табылачагына хәтта күрше районнарның хокук сакчылары да шикләнә. Карак­лар поезд белән килгәнме, автомобильдәме, кыяфәтләре нинди - боларны беркем күрмәгән, белмәгән, аерым билгеләрен сатучылар үзләре дә хәтерли алмый. Кибеттән акча урлау белән бу эшне кәсеп итүчеләр шөгыльләнә. Шулай да Саба тикшерүчеләре профессио­наль каракларны тиз арада фаш иттеләр. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Тимершыктагы банкомат­тан миллион сум акча урлау­чы­ларның эзенә төшүдә дә Шерлок Холмс осталыгы күрсәттеләр. Бу юлы да һәр шәхси хуҗалыкны, күрмәдегезме, дия-дия йөреп чыксалар да, авылда шикле кешеләрне күрүчеләр табылмый, шаһитлар булмый. Әмма җинаятьчеләрне эзләүчеләр тукталып калмый, ахыр чиктә "гастролерларның" Алабуга­дан килүләрен ачыклыйлар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев