Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалар Казан филармониясен гөрләтте [фоторепортаж]

Кичә Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында, Саба муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшылырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган «Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» дип исемләнгән бай программалы тамаша тәкъдим ителде.

 Филармония каршындагы мәйданда фольклор коллективлар, үзешчән башкаручылар, Саба районында туып-үскән танылган җырчылар матур урам концерты белән каршы алады. IED-экранда Саба районының тарихи мирасын, мәдәниятен чагылдырган видеороликлар күрсәтелде.

 «Дус яшибез татар илендә!» – мәдәни мирасны, милли ашларны, рус, татар, удмурт, керәшен, башкорт халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы интерактив этнографик мәйданчык эшләде. Биредә «Мирас», «Сударушки», «Нардуган», «Тюрагай» фольклор коллективлары җырлап-биеп кенә калмыйча, кунакларны борынгы йолалаларга да җәлеп итеп, Саба төбәгендә яшәүче иң төп биш милләтнең халык уеннары рухын бүлеште.  Шулай ук балалар өчен остаханәләр эшләде.

 Шулай ук мәйданчыкта  «Батырларның даны – мәңгелек!»,  һөнәрчеләренең «Һөнәрле кеше – хөрмәтле кеше» темасына декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе, «Театр яктылыкка, нурга илтә» – районның «Халык театрлары» коллективлары тарихы чагылдырган күргәзмәләр, «Сабафест» милли уеннары һәм «Чабата» биюе буенча мастер – класслар эшләде. Мәйданчыкка килүче кунаклар мичтә пешкән коймак, Саба болыннарында үскән үләннәрдән әзерләнгән шифалы чәй белән сыйланды. Филармония бинасының 1 һәм 2 катларында «Сабам – Идегәйгә тиң борынгы салам» – төбәгебезнең тарихи урыннары, матур парклары, мәдәни мирасын чагылдырылган этнографик күргәзмә һәм туристик маршрутлар белән, «Милли ризык – илнең даны, табын яме!» – районыбызның традицион милли ашлары презентациясе һәм  «Күренекле шәхесләрең белән шөһрәтең арта, Сабам!» күргәзмәлегендә  танылган шәхесләргә, «Хәтер – милләтләрне берләштерә!» күргәзмәсе белән таныштылар.  «Без – булдырабыз!» – районыбызның сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге казанышларына багышланган күргәзмә эшләде.

   Шул ук көнне төп сәхнәдә Казан тамашачысына районыбызның иң яхшы башкаручылары, иҗади төркемнәре, фольклор, халык коллективлары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре катнашында халыкларның мәдәнияте, йолалары, җыр һәм биюләрен чагылдырылган  «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!» дип исемләнгән зур концерт программасы тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев