Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар-«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2021" XXI яшьләр фестиваленең зона этабы җиңүчеләре

Биектау районы Шәпше авылы мәдәният йортында эстрада сәнгатенең «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2021" XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы һәм гала-концерты булып узды.

Зона этабында “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән” 100 укучы катнашты.

“Созвездие - Йолдызлык - 2021” фестиваленең гала-концерт  нәтиҗәләре буенча  Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
 
Хореография номинациясендә
-  “Асылташ” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Гарипова Гүзәл Марат кызы;
- “Яшьлек” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зофәр кызы.
- “Экспромт” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Әхмәтова Алинә Наил кызы.
 
 
Вокаль ансамбль номинациясендә
- «Энҗе бөртекләре»  вокаль ансамбле - I урын - җитәкчесе Аксанова Ләлә Мөнир кызы.
- «Тамчы» вокаль ансамбле - II урын - җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы.
 
Барлык катнашучыларыбызны, хөрмәтле укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Казан шәһәрендә үтәчәк суперфиналда унышлы җиңүләр, иҗади энергия теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев