Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Сабан туе-2018" иң яхшы фотосурәт конкурсы җиңүчесен электрон тавыш биреп ачыклыйлар

Бөтендөнья татар конрессы оештырган бәйгегә биш дистәдән артык иҗади эш тәкъдим ителгән.

Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән  “Сабан туе-2018” гә багышланган фотосурәтләр бәйгесенә хезмәтләр кабул итү тәмамланды. Хәзер җиңүчене ачыклау өчен тавыш бирү башлана, дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар
 
БТК сайтына Җир шарының төрле почмагыннан биш дистәдән артык кешедән Сабан туе фотосурәтләре килгән. Алар арасында Чехиянең Прага шәһәре, Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәреннән, Италиянең Болонья шәһәреннән, Украинаның Донбасс өлкәсе, Канаданың Торонто, Ванкувер, Монреаль шәһәрләре, АКШның Флорида штаты, Үзбәкстан, Казахстан Республикаларыннан, Россиянең Бурятия, Башкортстан, Чувашстан, Кырым, Республикаларыннан, Пермь крае, Волгоград, Смоленск, Нижгар, Ленинград, Чиләбе, Саратов, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү, Ростов-на-Дону шәһәрләреннән, Татарстанның төрле район, шәһәрләрендә узган Сабантуйларда төшерелгән фотосурәтләр бар. Бәйгедә өлкәннәр генә түгел, мәктәп укчылары да актив катнашкан.
 
tatar-congress.org сайтында 2018 елда дөньяның татарлар яши торган барлык почмакларында узган Сабан туе күренешләреннән торган тарихи фотоархив әзерләнә. Иң кызыклы фотолар  Бөтендөнья татар конгрессы бинасында фотокүргәзмә итеп тәкъдим ителәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
Иң матур һәм истә калырлык фотосурәт авторын ачыклау өчен, 15 август көнне хезмәтләрне тавыш бирү юлы белән бәяләү башлана. Бәйге шартлары буенча, тәүлек дәвамында һәркем иң матур дип санаган фотосурәткә тавыш бирә алачак. Иң күп тавыш җыйган Сабан туе-2018 фотосурәте авторына Бөтендөнья татар конгрессы махсус бүләкләр дә әзерләнгән.  

Фото: http://tatar-congress.org

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев