Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйда Казан радиосы алып баручылары “Җырла, милләт, Җырла Республика” Республика конкурсы җиңүчесен тәбрикләделәр

«Болгар» радиосы 2023 елның 17 апреленнән 1 июненә кадәр, һәвәскәр җырчылар арасында, “Җырла, милләт, Җырла Республика” Республика конкурсы игълан иткән иде.

 Әлеге бәйгенең абсолют җыр батыры дип Явлаштау авылында гомер кичерүче, сәхнә ветераны, Татарстанның атказанган терлекчесе Ринат ага Шамилов танылган. Аны “Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручылары Рөстәм Гайзуллин, Илнар Йосыпов, Эльвира Вильдан тәбрикләде. Җиңүчегә вәгъдә ителгәнчә, тәкә тапшырылды. Ринат ага Шамилов та җавапсыз калмады, Сабантуй кунакларына җыр башкарды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов "Конкурсны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Шамил абый, сезгә дә гомер буе моңланып яшәргә язсын" дип изге теләген җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев