Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

САБАНТУЙДА СЫЕР “САУДЫЛАР”

23 июньдә Казанның Дәрвишләр бис­тәсе Каенлыгында татар халкының милли бәйрәме – Сабантуе узды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу мәйданда Сабантуй биш елга беренче тапкыр үткәрелә. Сабантуйның төп кунагы Татарстан премьер-министры Алексей Песошин иде. Кунакларны район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация каршы алды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуйга ямь кертеп, концерт номерлары куеп милли уеннар уйнатсалар, төрле оешмалар үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар. Югары Симет авылыннан Айнур Галәветдинов үзе ясаган һәм ремонтлаган тальян, гармуннар күргәзмәсе куйган иде. Шулай ук чират җыйган “савым-сыер” аттракционы да кешеләрне шаккаттырды. “Без шәһәр кешеләренә чын рәвештә сыер савып карарга мөмкинлек бирәбез. Аларга эшләү технологиясен да өйрәтеп барабыз”, – диде Илназ Вакказов. Мәйданчык уртасында осталар үз эшләрен күрсәтте. Зоопарктагы җанварлар арасында Африкадан алып кайтылган “Тёма” исемле страустан башлап, кыска буйлы куяннарга хәтле бар иде. Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов оештыруда булышкан өчен Саба һәм Балтач районнарына рәхмәтләрен белдерде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев