Сак булыгыз! Төркиядә ял итеп кайткан балада йогышлы авыру тапканнар
Татарстанда Төркиядә ял итеп кайткан балада йогышлы Коксаки дигән авыру тапканнар. Бу вирус сабый организмындагы бар инфекцияне "йокыдан уята" икән. Ул һава -тын юллары һәм юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә аша да йога. Әлеге чирләгән баланың авыз куышлыгы бозылган, теш казналары суелып чыккан. Эче китеп, югары температура белән интеккән. Сабыйның тәненә кызамык...
Татарстанда Төркиядә ял итеп кайткан балада йогышлы Коксаки дигән авыру тапканнар. Бу вирус сабый организмындагы бар инфекцияне "йокыдан уята" икән. Ул һава -тын юллары һәм юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә аша да йога.
Әлеге чирләгән баланың авыз куышлыгы бозылган, теш казналары суелып чыккан. Эче китеп, югары температура белән интеккән. Сабыйның тәненә кызамык кебек таплар чыккан. Аны табиблар бер атна дәвамында антибиотиклар белән дәвалап аякка бастырганнар. Әммә хәлсезлеге һаман да бар икән, дип яза Шәһри Чаллы.
Җәй-йогышлы авыруларга таралу өчен уңай вакыт. Бигрәк тә җылы якларга баручылар балаларын һәм үзләрен төрле чирләрдән сакласыннар иде. Экзотик чиле-пешле ризыклар ашамагыз, җиләк-җимешне югач кына авызга алыгыз. Чит илләрдә отелләрдәге бассейннарда да йогышлы чирләр вируслары булу ихтималын һәркем белергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев