Салам ашатып, сөт артмый
"Халык хуҗалыгының теләсә кайсы тармагы мөһим. Әмма хезмәт кешесе кая гына эшләсә дә, ашамый-эчми тора алмый. Табыннарыбызны мул, киләчәгебезне ышанычлы итүдә армый-талмый эшләвегез, намуслы, тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт". Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә Татарстан Президенты тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләрне авыл хуҗалыгында эшләүчеләр үзләренә карата зур ышаныч...
Дөрес, эшләнгән кадәресе шактый анысы. Игенчелектә, терлекчелектә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төрле продукция җитештерүдә Россия буенча иң алдынгы урында барабыз.
Авыруга күрә дәвасы
Җитешсезлекләргә килгәндә, әлегә эшлисе эшләребез, кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Кайчагында ун сум акча кызганып, йөз сум югалтканыбызны сизми дә калабыз. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, ирешелгәннәр янәшәсендә эшләнеп җитмәгән эшләр тора. Бәйрәмнән соң иртә таңнан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча узган киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, терлекчелек тармагында эшләүче һәркем үзенә күрсәтелгән ышанычны акларга омтылганда гына алга куелган максатларга ирешеп була. Шул исәптән, ел ахырына кадәр һәр савым сыерыннан 5 мең килограммнан артык сөт җитештерү буенча да.
Әлеге максатларда практик ярдәм күрсәтү өчен, якын арада Алабуга, Чүпрәле, Яшел Үзән, Питрәч, Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Кама Тамагы, Кайбыч һәм башка район хуҗалыкларына министрлык вәкилләре, тәҗрибәле белгечләр, күп санлы галимнәр "десанты" җибәрелә. Белгечләр арасында озак еллар дәвамында терлекчелек тармагында нәтиҗәле эшләп, зур тәҗрибә туплаган Илсур Закиров, Нурислам Хәбипов, Фәннур Зарипов, Алексей Манонин, Сергей Чурин һәм башкалар бар.
- Максатыбыз - сөт җитештерүдә булган кимчелекләрне урынга барып ачыклау гына түгел. Һәр хуҗалыкта җитәрлек күләмдә печән, салам, силос, сенаж, фураж һәм башка төрле терлек азыгы әзерләнде. Алар ничек файдаланыла? Фермаларда терлекне кышлатуга әзерлек, кышкы азык рационына күчү ничек бара? Рационга кукуруз бөртеге, рапс, катнаш азык, файдалы микроэлементлар кушыламы? Белгечләр шушы һәм башка бик күп проблемаларны ачыкларга, кирәк була калса, төрле ярдәм күрсәтергә җыена, - ди Нәҗип Нәкыйп улы.
Министрлык "десанты" составында республика терлекчеләренең хәлләрен яхшы белгән галим, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Шамил Шакиров та бар. Профессор әйтүенчә, сөт җитештерүдә төп җитешсезлек - малларны баланслап ашатуга игътибар җитмәү. Хуҗалыклар төрле матди кыенлыкларны сылтау итеп, савым сыерларын ашату балансында иң мөһим урын биләгән микрокушылмаларны куллану мөмкинлегеннән мәхрүм.
Тәртип кайчан булыр?
Бүген сөт җитештерү аеруча табышлы. Сентябрь аенда кабул итү бәяләре берничә сумга арткан. Статистика мәгълүматлары да шуны раслый. Әйтик, Мөслим районы "Органик Групп" хуҗалыклары "Просто молоко"га сөтнең килограммын НДСтан башка 25 сумнан сата. Шул ук вакытта, Тәтеш районы "Колос"агрофирмасы хуҗалыкта җитештерелгән сөтне Ульян өлкәсенә нибары 19 сум 50 тиеннән озата.
Гаҗәп, әмма факт: бер үк эшкәртүче төрле хуҗалыклардан сөтне төрле бәядән кабул итә. Әйтик, Әгерҗе районы "Нәүрүз" хуҗалыгы Яшел Үзән сөт эшкәртү предприятиесенә үз продукциясен башкаларга караганда шактый арзан бәягә сата.
Исемен атамауны үтенгән бер инвестор хуҗалыгы җитәкчесе әйтүенчә, бүген сөтне 27-28 сумнан чикләнмәгән күләмдә сатып алырга теләүчеләр дә бар. Бик сатарлар иде дә, сөткә бәяне сатып алучы түгел, ә инвестор билгели. Инвесторга керем кирәкми булып чыга түгелме?
Сөт бәяләрен кайчан да булса бер тәртипкә китерәсе иде бит инде. Югыйсә, ихтыяҗ бар, тәкъдим бар, ә бәя арзан булып кала. Төрле сәбәпләр белән байтак хуҗалыклар, сөт бәяләре арта баруга да карамастан, бүген үз продукциясен берничә сумга арзангарак сатуны дәвам иттерә. Керем азрак булгач, акча да җитешми. Димәк, сөтне арттыра торган файдалы өстәмәләрне сатып алып булмый.
Мондый гаделсезлектән бигрәк тә шәхси һәм фермер хуҗалыклары зыян күрә. Сәбәбе гади: керемнең шактый өлеше арадашчыларга китә. Җирле хакимиятнең исә андыйларның кулына сугарга батырчылыгы җитми. Нәтиҗәдә, иң күп сөт җитештерүче республика хуҗалыклары көн саен сөт сатудан миллионнарча сум керемен югалта. Бәлки, хуҗалыкларга җибәрелүче тәҗрибәле белгечләр әлеге сорауга да җавап табар. Һәрхәлдә, өмет юк түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев