Салават – «АгроНТИ-2020» призеры
Күптән түгел Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы үткәрелде. Бәйгедә республиканың 14, шул исәптән Саба районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 6-11 сыйныф укучылары катнашты.
Ике көн буена укучылар уку-демонстрацион мәйданчыкларда, компьютер классларында һәм университет лабораторияләрендә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәлешләре буенча интенсив эш алып бардылар. Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне һәм роботлаштыруны гамәлгә кертү, пилотсыз очкычларны, космик һәм метеотехнологияләрне куллану буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Безнең районнан АгроКосмос номинациясендә Сатыш урта мәктәбе укучысы Салават Харисов 2нче призлы урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев