Салкында билетсыз кешегә кагылмаячаклар
Тиздән җәмәгать транспортында билетсез йөргән “куяннар”ны кышкы салкынга куып чыгару закон нигезендә тыелырга мөмкин. Россия Транспорт министрлыгы шул хакта закон проекты әзерләгән. Гамәлгә керә калса, әлеге кагыйдә балаларга гына түгел, өлкән пассажирларга да кагылачак.
Арабызда кондукторның билеты булмаган кешеләрне җәмәгать транспортыннан куып төшерүенең шаһиты булмаучылар аздыр. Елның-елында күзәтелә торган күренеш бу. Соңгы елларда исә автобустан билетка акчасы җитмәгән балаларны төшереп калдыру очраклары да еш күзәтелә башлады.
Хәтерләсәгез, узган ел Свердловск өлкәсендә кондуктор билетка акчасы җитмәгән мәктәп укучысын утыз градуслы кышкы салкын көндә автобустан куып чыгарган иде. Бу хәбәр Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецовага кадәр үк барып җитте. Узган елгы ачы тәҗрибәдән сабак алып, быел Свердловск өлкәсендә кышкы чорда балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыелды. Бу үрнәккә Чиләбе һәм Мәскәү өлкәләре дә иярде. Россия Транспорт министрлыгы исә әлеге таләпне илнең башка төбәкләренә дә кертмәкче. Моннан тыш, яңа закон проекты кышкы чорда өлкән яшьтәге пассажирларга карата да миһербанлы булуны күздә тота.
Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Владислав Гриб сүзләренә караганда, нияте изге булса да, яңа закон проектында ачыклык кертәсе урыннар шактый әле. Әйтик, кайсы очракны кеше гомере өчен куркыныч тудырырлык дип бәяләргә дә, бөтен хәйләкәр “куян”нар да мескенгә сабыша башласа, нишләргә? Проект авторлары тиздән әлеге сорауларга ачыклык керткән махсус белешмәлек эшләнәчәк, дип ышандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев