Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самосырово чүплеге урынына үлән чәчеп, сирень куаклары утыртачаклар

Биредә күмелгән чүп-чарның гомуми авырлыгы 45 миллион тоннага җитә.

Самосырово чүплеген техник ысуллар кулланып кулланышка яраклы итү - рекультивацияләү этабын 26 апрельдә төгәлләячәкләр. Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин Самосырово полигонына матбугат туры барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Без рекультивациянең беренче этабын төгәлләп киләбез. Полигонда сөзәклекләр ясадык, грунтны күчердек, чүплекнең бөтен өслеген пленка белән капладык һәм аңа бер метр калынлыгында балчык тараттык», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Татарстанда иң зурлардан саналган Самосырово полигоны 32 гектар мәйданны били. Биредә күмелгән чүп-чарның гомуми күләме 45 миллион тоннага җитә. Рекультивациягә кадәр чүплекнең биеклеге 45 метрдан артып киткән. Полигонда рекультвация эшләрен «Русремстрой» оешмасы узган елның февраленнән бирле башкара.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаманда мусорны шунда ташлыйлар, яныннан узып китеп булмый, сасы ис, сулап булмый. Кыягазда барда әйбәт...