Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самосырово чүплегендә агачлар утырталар һәм күпьеллык үләннәр чәчәләр

"Самосырово" - Татарстан территориясендәге мәйданы 32 гектар булган иң зур чүплек.

Казанда Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең биологик этабына шәһәр бюджетыннан 44 млн сумнан артык акча тотылачак. Заказчысы - шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.

Техник бирем буенча, чүплекнең өске ягыннан һәм ян якларына уңдырышлы туфрак катламын салырга, анда күпьеллык үләннәр чәчәргә һәм органоминераль ашламалар белән тукландырырга планлаштыралар. Шулай ук планда 1,1 меңнән артык агач һәм куак утырту бар.

  • "Самосырово" - Татарстан территориясендә иң зур чүплек. Аның мәйданы - 32 гектар, биеклеге - 45 метр. Чүплекне рекультивацияләүне 2018 елның февраленнән бирле “Русремстрой” подрядчысы башкара.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев