Санитария-экология икеайлыгы
Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре биләмәләрен санитар чистарту, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 31майга кадәр санитар-экология икеайлыгы игълан ителде.
Җирле үзидарәләргә 31 майга кадәр элек ачыкланган санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерергә, яңалары барлыкка килүгә юл куймау чаралары күрергә, төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итәргә кушылды. Оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә, халыкка территорияләрне тәртипкә китерү эшен оештырырга тәкъдим ителә. 2018 елда төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен физик затларга 210 беркетмә төзелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев