Шул сандык шыплап тулгач, мин кияүгә чыктым да куйдым
Сер түгел, бүген безнең күп кенә йола, гореф-гадәтләребез югалып бара. Элек татар-мөселман тормышындагы мөһим әйберләр хәзер мәдәният өлкәсендә теге яки бу чараны үткәргәндә, театр уйнаганда гына кулланыла. Тарихка кереп калган чигелгән-тукылган сөлге-яулыклар, намазлык-алъяпкычлар янында җеп эрли торган каба, кер уа торган бәләк, комган, хәтта сандык та искелек калдыгы булып санала башлады. Хәзер кияүгә чыгучы кызлар бирнәсен сандык белән түгел, “комод” белән алып бара. Кыскасы, заманасына күрә барысы да үзгәрә икән.
Сандык дигәннән, безнең өйдә дә берничә алар. Аның берсе бик борынгы, озынлыгы ике метрдан артык. Бабай аңа бер йортны сүткәндә тап була, шуннан алып кайта. Безгә ул озак еллар мал-туарга он саклый торган сандык булып хезмәт итте. Вазыйфа әбиемнең, әниемнең һәм минем дә сандыгым бар. Сеңлем кияүгә чыкканда, сандык таба алмыйча аптырагач, өйдәгеләр берьюлы икене ясатырга булганнар. Аны безгә Саба районының Арташ авылыннан бер оста ясап биргән иде. Үз сандыгың булу кызык икән ул. Кирәк-яракны әйбәтләп кенә тутыра барасың. Бирнә дә шулай әкренләп җыела. Уртак тормыш өчен кирәклесе туплана. Ышанасызмы – юкмы, шул сандык шыплап тулгач, мин кияүгә чыктым да куйдым.
Бүген сүзем – әбиемнең бүлмәдә торучы җыйнак кына яшел сандыгы хакында. Вазыйфа әбиебез дөньялыкта 102 ел да 8 ай яшәп, бакыйлыкка китеп барды. Заманында абыстайдан, шәкерт абыйлардан белем алган ул. Ачлык-ялангачлыкны, авыр сугыш еллары газабын, бала хәсрәтләрен дә күрде әби. Үлгәнчегә кадәр догалы карчык булып яшәде. Иманы нык иде, ахирәткә барырга һәрвакыт әзерләнде. Моның өчен сандыгы да тулы иде аның. Күгәне төшкән, тышкы яктан шактый таушалган ул сандыкны бик еш җилләтеп, әйберләрне кабат төреп куя идек. 100 яшьлек әбиебезнең сандыгы бирнә сандыгыннан ахирәт сандыгына әйләнгән иде. Без дә ахирәткә күчү өчен шактый әзерлек кирәклеген аңлап үстек. Әлбәттә инде, әбиләрнең сандык тутырып тукыма җыюы юклык заманнарының бер шаукымы да булган. Ниләр генә юк монда. Төрледән-төрле тукымалар, кәфенлек өчен тукыма, ак бәс, сабын, инә-җеп һәм башка кирәк-яракның саны юк. Дөньялыктан киткәндә үлемтек кирәк-яраклары, мәетне юып озатканда гына да күпме тукыма кирәк. Шуларның барысын да хәстәрләп, язып куйдыртты әби. Тастар башын тотучыларга, мәет юу өчен су йөртүчегә кирәк-яракларны да (җебедер, каплаугыч тукымасыдыр) аерым әзерләде. Бу вакытта бер кеше су җылыта, бер кеше су йөртә, мәетне юучылар берничә, берсе су түгә. Кирәк-яракны бәйнә-бәйнә язып-теркәп куйдык. Ахирәткә китәргә әзер әйберләреннән тыш кызлары, оныклары һәм киленнәре өчен махсус бүләк тә әзерләп калдырды. Миңа дигәнен үзе исән вакытта ук бирде. Башкаларга өләшүне әманәт итеп тапшырды. Әби безне бик яратып үстерде. “Үз балаларым үскәнне күрмичә дә калдым, ә сезне рәхәтләнеп карадым”, – дия иде.
Баштарак әби сандыгын үзенең кызлары белән тәртипкә сала торган була. Ул бигрәк тә сандыктагы әйберләрне Тайфә апа белән барлаган чорларны искә алып сөйли иде. Апа үз хуҗалыкларында чыккан янгын вакытында һәлак булды. Аңа нибары 43 яшь иде. Минзәләдә математика фәне буенча укып кайтып, Саба районының Чәбья-Чүрчи, Завод Нырты мәктәпләрендә озак еллар укытучы булып эшләде. Барыбызны зур хәсрәтләргә салып китте ул, биш баласы әтиләре итәгендә калды. Кечкенәсенә нибары 3 яшь булган ул вакытта. Соңгы елларда хәсрәт-борчулардан әбинең күзләре бөтенләй дә күрми башлаган иде. Сандык тутыру эше миңа калды. Аны җилләтү өчен кояшлы матур җилле көн кирәк. Андагы барлык әйберләрне кузгатып, кайберләрен алып куясы, аннан кабат тутырасы. Тик әбинең үзенә дип әзерләгән кәфенлек тукымалары белән аның улын – әтине озаттык. Аннан әби өчен яңадан ак тукымалар алдык. Аның 15 метр булырга тиешлеге турында аңлатып, кибеткә җибәрде. Шушы елларда сандыктагы тукымалар эчендәге язулар әллә ничә тапкыр язылды. Искерә башлаган бүләкләр яңартылды.
...Әби августның 25ендә, атнакич көнне кичке якта өзелде, 26сы җомга көн күмелде. Үләр алдыннан бер көн элек: “Көн буранлымы, кар күпме?” – дип сорады мәрхүмә. 23 гыйнварда кар явып торган буранлы көндә туган ул. Ел саен туган аенда үләрмен дип уйлады. Болай дип соравы шуңа булган, күрәсең. Ул елны җәй бик эссе килде. Өч ай буе яумаган яңгыр әбине күмгәндә сибәләп-сибәләп, салмак кына явып торды. Туганнар өй юа, кемдер инде китәргә ашыга. Шунда әбидән калган әманәтне искә төшереп, сандык янына йөгерәм. Зиләгә, Нәзирәгә, Нәзифәгә, Язилә, Гөлгенә апаларга әбинең әзерләп калдырган бүләкләрен өләшәм. Сөлге-тукыма, тастымалларны өләшкәч, бер җиңеләеп киткәндәй булам. Әби үзе әзерләдеме, дигән сорауларга, кыскача гына югарыда бәян иткән сандык кыйссасын сөйлим. Шаккатып тыңлыйлар. Әби үзе үлгәннән соң да бүләген калдырып китте, диләр. Аннан әби җыйган яулык-кулъяулыкларны өчесен, җидесен үткәргәндә өләштек. Искерә башлаганнарын алып куйдык. Әнә шулай ахирәт сандыгы тулы булгач, безгә дә мәшәкать азрак булды. Һәммәбез бүләкләрне әбинең бер истәлеге итеп кабул иттек.
...Көннәр, нәкъ әби теләгәнчә, буранлап тора. Хәтфәдәй яуган ак карлар кабер туфрагыңны җылытсын. Безгә салган игелек орлыкларыңа рәхмәтне дога укып ирештерсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев