Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәймиев: Әнәктә минем исемдәге парк проекты – яшь архитекторларның фантазияләре

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе туган авылында булдырырга тәкъдим ителгән “яшел зона” эскизын Остап Бендер фантазиясе белән чагыштырды.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган авылы Әнәктәге аның исемендәге парк проектын “Архитектура десанты” Казан төзелеш компаниясе яшь архитекторларының тормышка ашмаслык фантазияләре дип атады.

Минтимер Шәймиев тәкъдим ителгән “яшел зона” проектын Илья Ильф һәм Евгений Петров романыннан “1927 елдагы халыкара Васюки турниры” темасына Остап Бендер фантазиясе белән чагыштырды.

Моңа кадәр кайсыбер массакүләм матбугат чаралары Минтимер Шәймиевның туган авылы - Актаныш районы Әнәктә республика хөкүмәтенең парк ачарга җыенуы һәм аны Татарстанның Беренче Президенты исеме белән атау нияте турында хәбәр иткәннәр иде.

“Пирамида” күңел ачу комплексында XXI “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе үз эшләнмәләрен тәкъдим иткән яшь белгечләр командасы турында шаярып искә алды.

“Шушы көннәрдә Интернетта һәм басма матбугатта мин туган кече ватаным булган һәм әтиемнең музее булдырылган Әнәктә парк-скверга карата күп кенә хәбәрләр барлыкка килде. Чынлап та, миңа үзләрен “Архитектура десанты” дип атаган яшьләр - Алмаз Вәлиуллов һәм ике бик матур кыз – Айгөл һәм Әлфия килде. Алар: “Минтимер Шәрипович, безнең алга сквер төзү бурычын куйдылар”, - дип әйтте. Әйбәт яшьләр, бик тырышканнар дип әйтәсем килә. Беләсезме, мин моны мәшһүр Евгений Петровның “Унике урындык”тагы Васюкие белән чагыштырдым. Анда Остап күз алдына китерә: Мәскәүнең үзеннән чемпионат булачак, тимер юл була, корабльләр басып торачак, – дип елмаеп сөйләде Минтимер Шәймиев журналистлар премиясе кунакларына. – Бер сүз белән әйткәндә, бик матур сөйләп күрсәттеләр. Кем укыган белә инде.. Мин елга бер тапкыр шундый танылган әсәрләрне карамасам, тынычланмыйм”.

“Мин яшьләрне тыныч кына тыңлыйм да: “Әйее, Васюкиии”- дим. Бәлкем аларның кайсыдыр авылда яшәмәгәндер дә. Ә алар Әнәктә фонтан ди. Алар әлеге әсәр геройларыннан бер дә ким түгел. Алар сөйли, миңа мавыгулары белән ошый баралар, - дип дәвам итте Татарстан Дәүләт Киңәшчесе. - Әмма мин бит авылны, андагы тормышны беләм. Өченче тапкыр: Әйее, чынлап та чып-чын Васюки болар”, - дим. Мин аларга эшегезне дәвам итегез, дидем.

Озатканда: иң мөһиме, Актаныш хакимияте башлыгы, Пучы һәм Әнәк җирле үзидарә органнары җитәкчеләре белән килештерергә кирәк. Аннан барырбыз, карарбыз һәм хәл итәрбез”, - дидем”. 

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев