“Син дөрес юлда, улым!“ (Рәнис Габбазовның беренче концертыннан фоторепортаж)
Яшь җырчы, Ваһапов фестивале лауреты, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Рәнис Габбазовның беренче концертында ук зал шыгрым тулы иде. Концерт кычкырып елаган бәби тавышы белән башланып китте. Бу хәл башта залны сискәндереп җибәрсә дә, тамашачы моның Рәниснең сабый чагы икәнен тиз аңлап алды. Бик елак була Рәнис. Әбисе Җиһан апа...
Яшь җырчы, Ваһапов фестивале лауреты, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Рәнис Габбазовның беренче концертында ук зал шыгрым тулы иде. Концерт кычкырып елаган бәби тавышы белән башланып китте. Бу хәл башта залны сискәндереп җибәрсә дә, тамашачы моның Рәниснең сабый чагы икәнен тиз аңлап алды.
Бик елак була Рәнис. Әбисе Җиһан апа аны татар халык көйләрен җырлап кына йоклата.
Әнә шул җыр-моң дөньясы үзенекен итә дә инде. Кечкенәдән алар икесе гел бергә булалар. Җиһан әбисенең тырышлыгы һәм Аллаһы Тәгаләдән бирелгән моңлы тавышы Рәнис Габбазовны Казанга китерә.
"Үземне белгәннән бирле сәнгатькә гашыйкмын. Балачакта җырлау минем өчен хобби гына иде. Минем бик тә агроном буласым килде. Хыялым авыл хуҗалыгы министры дәрәҗәсенә җитү иде. Ә тора-бара мин җырсыз яши алмавымны аңладым", - ди егет.
2012 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәнис Казан театр училищесына укырга керә. Әмма җырлау теләге җиңә. "Театр училищесында укыганга бер дә үкенмим. Мин анда сәхнәдә үз-үземне тотарга өйрәндем",- ди ул бу җәһәттән. Чынлап та, аның концертында күңелгә ял алып, рәхәтләнеп, татар моңын тыңлап кайттык. Кечкенә генә буйлы, кәләпүш кигән бу егетне зал тын да алмыйча тыңлады. "Әгәр дөньяның икенче читенә китсәм, кулыма Коръән китабын, микрофонымны һәм тамашачыларымны алыр идем", - дип тикмәгә әйтми ул. Халык Рәнисне бик ярата. Казандагы беренче концертын күрер өчен төрле районнардан да килгәннәр. Мамадышта яшәүче Тәскирә апа бер кочак чәчәк күтәреп килгән. "Халыкның сайлап алу мөмкинлеге бар бит хәзер. Мин Ваһапов фестивалендә катнашучы җырчыларны яратам. Аларны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора", - ди ул. Рәнис Габбазовның тәүге концертына иҗатташ дуслары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Артур Шөгаепов та килгән иде. Рәнис, Гөлсирин, Азатка музыкаль белемне Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Венера Ганиева бирә икән. "Үз шәкертләремнең янәшәсендә булырга тырышам. Бигрәк тә мондый җаваплы көнне аларга киңәшләрем бик кирәк,- ди остаз. - Рәнис - бик тә талантлы егет. Аңа зур өметләр баглыйбыз. Киләчәктә булган сәләтен, талантын югалтмыйча, халкына, милләтенә хезмәт итүче җырчы булсын".
Рәнис үзе дә: "Бер канатым - Венера Ганиева, икенчесе - продюсерым Рифат Фәттахов", - ди. Сүз дә юк, талантлы җырчылар бик күп. Әмма аларны вакытында күреп алып халыкка күрсәтү, таныту - зур эш. Бу юнәлештә "Ваһапов фонды" җитәкчесе Рифат Фәттахов зур эшләр башкара. "Ходай биргән талантыңны сакларга һәм шуның өстендә эшләвеңне дәвам итәргә кирәк. Безнең максат - талантлы яшьләрне күреп алып зур сәхнәгә юл ачу", - ди Рифат әфәнде. Үз чиратында Венера Ганиевага әнә шундый талантлы шәкертләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Рәнис өчен тәүге концерт зур бер имтиханга тиң булды. Матур сүзләр ишетү, яшь кызларның сәхнәгә кочак-кочак чәчәк ташуы, кайберләренең хәтта кочаклап алулары Рәниснең фикерләрен чуалтып җибәрде. Тик әлегә егетнең йөрәге буш икән. "Кызлар үзләре мәхәббәт аңлата. Интернетта язалар. Төрле концертлардан соң сәхнә артында көтеп тә торалар. Әмма мин әлегә ашыкмыйм. Бар уем - җырларымда. Беренче концертым миңа тагын да ныграк эшләргә көч бирде. Зал тутырып килгән тамашачыга чиксез рәхмәтлемен. Тәүге тапкыр тамашачы җыю - авыр эш. Алар алдында имтихан тоту бераз каушатты да, дулкынландырды да. Әмма залда миңа көч бирердәй кешеләрем булу аркасында мин бу эшне булдырып чыктым", - ди Рәнис.
Залда әнисе Гүзәл ханым да бар иде. Улын тәбрикләргә чыкканда ул бик матур теләк теләде: "Син дөрес юлда, улым. Җырларыңны башка милләт кешеләре дә яратып тыңларлык итеп башкар", - диде ул. Рәнискә һәрчак киңәшләрен биреп торучы Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев исә, сәхнәгә чыккан яшьләргә соклануын яшермәде. "Бу концертта рәхәтләнеп ял итеп утырам. Таланты бар икән, җырчы югалмый ул. "Үзгәреш җиле" дибез. Менә кайда икән ул! Хәзерге татар эстрадасыннан аермалы буларак, биредә күлмәк күрсәтү дә юк. Әллә кайлардан зур суммалар түләп оркестр да чакырмаганнар. "Мирас" инструменталь оркестрының ике баянчысы, бер скрипкачысы, бер флейтачысы үзәкләргә үтәрлек итеп уйный! Кешене яшәтим дисәң, сәнгатькә һәм сәламәтлеккә акча кызганмаска кирәк. Мондый талантлы яшьләр булганда, татар моңы, татар җыры, халкыбыз җырлары югалмый әле", - диде ул.
Гөлгенә Шиһапова, "Ватаным Татарстан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев