“Синең үз тамашачың бар...”
Соңгы елларда татар эстрадасында кызыклы бер күренеш күзәтелә: ул да булса, гаилә шоу-бизнесы галәмәте диимме, ирле-хатынлы җырлаучы дуэтлар саны шактый ишәйде. Яхшымы бу, начармы? Һәрхәлдә, әлеге парларда дилбегә еш кына иркә ханымнар кулында була, башлыча аларның өне-тавышы өстенлек итә, җәмәгатенекен басып китә, дигәндәй.
Ир-ат солистлар арасында да хатын-кызныкына тартым йомшак, артык нечкә, артык назлы тавыш белән эш итүчеләр күбәеп киткәч, мондый бертөрлелек туйдыра, маемлата башлый. Тирә-юньне күкрәтеп җырлаган, табигый бас тавышлы атаклы Азат Аббасов һәм Сөләйман Йосыпов, аларның шәкертләре Генрих Дәминовлар, Сәет Рәинбәковлар сагындыра. Бүгенге тамашачы чын ир-егетләр тавышы – гайрәтле, баһадир бас белән башкаручыларны тансыклаган чөнки. Тикмәгә генә заманында мәшһүр композиторыбыз Рөстәм Яхин байтак җырларын әнә шундыйлар өчен махсус атап язмагандыр.
Әкәмәт, хәзерге яшь җырчылар арасында андый амплуадагылары бөтенләй күренми икән бит! Булса да, исәпләү өчен бер кул бармаклары җитә... Шөкер, күзгә бәрелеп торган әнә шул кытлыкта сәхнәгә Нурлат егете Рөстәм Насыйбуллинның балкып чыгуы үзе бер яңалык, яңарыш булды дисәм, хакыйкатькә хилафлык кылмам, минемчә. Гаҗәп, әле күптән генәме яшүсмер дәверен узган, зифа буйлы, җыйнак кына гәүдәле бу егеттә төрле тонга бай, көчле, калын тавыш кайдан чыгадыр... Һәм күкрәк түреннән ургылган баритонлы бас дигән асыл тавышы белән генә алдырмый ул. Чын сәнгатькә гашыйк, нәфис зәвыклы, эстет тамашачылар тарафыннан аның башкару осталыгы да, җырларының тематикасы да, артистлык кимәле дә югары бәяләнүе хак. Нибары 4-5 ел аралыгында халык алдында шул тиклем танылу яулау тумыштан талант ияләренә генә насыйптыр ул. Классик музыка әсәрләрен дә, татар халык көйләрен дә бер үк дәрәҗәдә үз итә, ярата яшь җырчы, алардагы аермалыкны нечкә тоеп, моңлы хисләр белән, җиренә җиткереп башкара. Һәрхәлдә, Рөстәмнең киләчәге Нурлат якларыннан чыккан бүгенге башка җырчылардан өметлерәк, дигән фикерне музыка белгечләренең үз авызларыннан ишеткәнем бар.
Гәрчә сәнгатькәрләр гаиләсендәге аһәңле музыка астында туып үскән кеше түгел Рөстәм. Әтисе Насыйх, әнисе Нәзилә – гади җир кешеләре, Нурлат районының Кизләү дигән борынгы авылында мал асрап, бәрәңге утыртып, бер көе генә яшәп яталар. Әмма аларның да колагына, кем әйтмешли, аю басмаган. Юкса кызыксынучан, тиктормас тере малайдагы җырга-көйгә маһирлык чаткыларына вакытында игътибар итеп, күреп алып, атна саен диярлек егерме чакрымдагы Нурлат музыка мәктәбенә озатып йөрерләр идеме икән?! Казандагы Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укырга хәер-фатиха бирүчеләре дә – шул ук кайгыртучан, игелекле ата-ана. Һәм, ниһаять, хәзерендә бу төбәктән беренчеләрдән булып нәкъ менә Рөстәм Насыйх улы Насыйбуллинның Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап килүе дә – якташлары өчен үзе бер дан, горурлык. Бу урында Насыйхның: “Үзе бик тырыш булды ул, яшьли мөстәкыйль тормышка күнекте”, – дип өстәве Рөстәмнең холкын яңа яктан ача сыман.
Профессиональ белем эстәве, музыка классикларының көйләрен күңел тибрәнешләре аша үткәрү, җаныңны шул мохит аһәңнәре белән сугару, гасырлардан килгән халык иҗаты җәүһәрләрен онытылмаслык итеп сеңдерү өчен гаять зур тырышлык, күп иҗтиһад таләп ителәдер, мөгаен. Ә егеттә бу сыйфатлар җитеп ашкан. Бик таләпчән белгеч, “Симхо” ансамбле җитәкчесе Эдуард Туманский классында уку, күренекле җырчы профессор Зилә Сөнгатуллина дәресләрен тыңлау үзе генә дә ни тора! Яисә остазлары Венера Гәрәеваның, Салават Фәтхетдиновның киңәшләре тагын. Россиянең һәм Татарстанның Композиторлар берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин да җырчы егетне күз уңына “эләктергән” икән әнә. Бер мәҗлестә үзенең “Кайчан гына очрашырбыз?” исемле ифрат моңлы җырын тыңлагач, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткергән.
Инде менә сүзебез Рөстәмнең репертуарына, музыкаль дөнья киңлегенә, зәвыгына-омтылышына килеп ялгана. Бу җәһәттән, шул ук Салаватның сүзләрен гел хәтерендә йөртә ул:
– Тамашачылар белән шыгрым тулы заллар җыярга ымсынып, үз юлыңнан тайпылма син. Чын сәнгатьне тирәнтен аңлаучылар бетәсе түгел. Андыйлар затлы тавыш белән, моң белән җырлаучыларны ярата, һичшиксез, концертларыңа килми калмаслар. Синең үз тамашачың бар...
Белеп сөйли танылган җырчы, бай тәҗрибәсенә таянып әйтә. Бүген кешеләр, бигрәк тә яшьләр ике-өч тиенлек такмакларга мөкиббән дип, мода дип, Салих Сәйдәшевның, Рөстәм Яхинның, Мансур Мозаффаровның, татар халкының уйланырга мәҗбүр итүче, тыңлаучыдан мәгълүм бер әзерлек сораучы затлы җырларыннан, арияләрдән һичбер вакытта да ваз кичмәде Рөстәм. Кайбер кемсәләр йөз чөергән патриотик дип аталучы җырларны, романсларны башкарган кебек үк, яратып, рәхәтләнеп тәкъдим итә ул аларны һәм нәтиҗәдә уңышка ирешә, алкышларга күмелә. Йә, Рәшит Абдуллинның үкенеч һәм сагыш тулы “20 миллион” җырын залдагыларның ничек җылы кабул итүләрен сизми, күрмимени ул! Шул җирлектә Эльмира Галимова, Альфред Якшимбетов, Риваль Хисмәтуллиндай яшь композиторларда да теләктәшлек табып, хезмәттәшлек итә. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышлап, һәр елны Җиңү көнендә башкалабызның мәдәният паркында үткәрелә торган концертларда актив катнашуын да өстәргә кирәк. Анда Ренат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” оркестрына кушылып җырлау искиткеч рухи ләззәт, рәхәтлек бирә, үзе бер иҗат мәктәбе, үсеш баскычы ич ул.
...2018 ел очланган арада Казан шәһәре филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллинга 25 яшь тулган икән бит. Хәер, бу санга әллә ни исе китмәде. Шундый ук дата уңаеннан яман да зурдан кубып юбилейлар белән шаулаган Биланнар, Басковлардан аермалы буларак, “Казан” җыр һәм бию ансамбле белән бергә Урта Азия төбәгендә гастрольдә уздырып җибәрде ул аны. Сәмәрканд, Ташкент, Навои, Бохара шәһәрләрендә меңнәрчә тамашачыларны җыеп. Туган көннән битәр, андагы милләттәшләребез белән әнә шул якты очрашулар тәэссоратын уртаклаша хәзер Рөстәм. Инде килеп, шушы көннәрдә туган авылының шыгрым тулы залында иҗатташ дуслары белән һәйбәт музыкаль кичә үткәрүе дә онытылмаслык вакыйга булды бит. Икенче көнне исә Рөстәм Нурлатның мәдәният сараенда “Чын күңелдән – күңел өчен” дигән хәйрия чарасында сәхнә тотты.
Рәшит Ваһапов, Салих Сәйдәшев, Әлфия Авзалова исемендәге, “Татар моңы” фестивальләре лауреаты Рөстәм Насыйбуллинның киләсе елга план-ниятләре зур. Әмма ашыкмый-кабаланмый гына, ипләп кенә тормышка ашырырга ниятли ул аларны. “Акрын-акрын гына үз дигәнемә барыбер ирешәчәкмен”, – ди. Янында арка таянычы – сөекле хатыны, бәләкәч кызы бар. Кулдан тотарлык комачау, аяк чалырлык киртәләр шәйләнми төсле, шөкер. Була калса, омтылышы, ихтыяры көчле яшь җырчының.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев