Синоптиклар җәй башы һава торышына фаразларын җиткерде
Россия Гидрометеорология үзәге җәй башының салкын булачагын хәбәр итте. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда кырау төшү ихтималы да югары, диелә.
Үзәкнең директоры Роман Вильфанд хәбәр итүенчә ("Интерфакс"), июньнең беренче 5 көнендә һава температурасы нормага якын тора. Ә шуннан соң берникадәр салкынайта. Шулай итеп, июньнең икенче 5 көнлегендә температура күп еллык уртача күрсәткечләрдән 4-5 градуска түбән булачак.
Үзәк федераль төбәктә 10-11 июльдә генә җылы көннәр әйләнеп кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев