Сириядә Татарстан мөфтияте ярдәме белән төзекләндерелгән мәктәп ачыла
Сугыштан соң Дамаск провинциясенең Барза районында мәктәпне Татарстан мөфтияте һәм Россиянең башка дини оешмалары ярдәме белән төзекләндергәннәр.
Бүген Сириянең Дамаск провинциясенең Барза районында сугыш вакытында җимерелгән һәм аннан соң Татарстан мөфтияте һәм Россиянең башка дини оешмалары ярдәме белән төзекләндерелгән гомумбелем бирү мәктәбен рәсми ачу тантанасы була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мең укучыга исәпләнгән биш катлы гомумбелем бирү мәктәбе – Сириянең хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән социаль инфраструктурасын торгызу проекты кысаларында төзекләндерелгән беренче объект. 2017 елда, террористлардан азат ителгәннән соң, аның бер өлеше качакларны урнаштыру өчен тулай торак сыйфатында файдаланыла. Аннары ул ташландык хәлгә килә.
Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сирия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркеме составында Сириягә килде. Мөфти белән бергә аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов та китте.
Сириянең вакыфлар министры Әбдүсаттар Сәет мәктәпне төзекләндерү кампаниясендә катнашучы дини оешмаларга һәм әлеге эшкә аеруча зур өлеш керткән Россия һәм Татарстан мөселманнарына Сирия халкы исеменнән үзенең рәхмәтен белдерде.
Россия мөселманнары исеменнән Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап сүзендә ул Диния нәзарәтенең Сирия мөселман оешмаларына ярдәм күрсәтергә әзерлеге турында хәбәр итте, бер уңайдан министрны Казанга чакырды һәм, Татарстан һәм Сирия голамәләре арасында урнашкан хезмәттәштек турында искәртеп, уртак фәнни-дини җыен уздырырга тәкъдим итте.
- Россиянең дини җәмгыятьләре – христианнар һәм мөселманнар әлеге гуманитар акциягә узган елның декабреннән акча җыя башлады. РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сирия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркеме 2017 елның апрель аенда оеша. Эшче төркем составына Россиянең христиан һәм мөселман җәмгыятьләре керә.
Фото: dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев