Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуына ике ел булды

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуына бүген ике ел булды. Бу хәл буенча әлегәчә бернинди яңалык юк.

Көпә-көндез югалдылар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән юлдашы шәех Нәҗметдин белән, якты күздә Казанга кайтып җитәргә дип, ике ел элек Мордовия башкаласы Саранскидан юлга чыккан алар.
 
Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазы укырга кергәннән соң, аларны башка күргән, ишеткән, белгән кеше юк. Криминаль хәлләрдә шаһитлар булганда да, дөреслеккә чыгу җиңел бирелми. Ә монда, ичмасам, бер генә шаһит та юк. 
 
Әлеге хәбәр социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә шул ук көнне таралды. Югалучыларны эзләү эшенә дә тиз керештеләр: “Мәрҗани” мәчетендә эзләү штабы оештырылды, үз чиратында полиция хезмәткәрләре дә эшкә алынды. Сөләйман хәзрәтнең хатыны Рәбига ханым һәм аның балалары ярдәм сорап кая гына мөрәҗәгать итмәделәр, хат һәм видеоязма белән Русия Президенты В.Путинга кадәр барып җиттеләр.
 
Ә югалучыларның әле дә булса эзе табылганы юк, билгесезлек хөкем сөрә.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев