Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Согуд Гарәбстаны хаҗ кылу нияте белән илгә керүне вакытлыча туктатты

Согуд Гарәбстанының Тышкы эшләр министрлыгы «яңа коронавирусның таралуы куркыныч тудырган» ил гражданнары өчен дә туристик визалар буенча корольлеккә керүне вакытлыча туктатуы хакында белдерде.

Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте Мәккәдә кече хаҗ кылу һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете белән танышу нияте белән илгә керүне вакытлыча туктатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы корольлекнең Тышкы эшләр министрлыгы белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.

«Кече хаҗ кылу һәм Әл-Мәсҗид ән-Нәбәви (Пәйгамбәр мәчете) белән танышу ниятеннән корольлеккә керү вакытлыча туктатылды», - дип хәбәр иткән министрлык Twitter социаль челтәрендә.

Моннан тыш, Тышкы эшләр министрлыгы «яңа коронавирусның таралуы куркыныч тудырган» ил гражданнары өчен дә туристик визалар буенча корольлеккә керүне вакытлыча туктатуы хакында белдерде.

Фото: архив/Шамиль Садыков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев