Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы ун елда беренче тапкыр югары уку йортына бюджетка керү өчен БДИ баллы кимеде

Мәскәүдә һәм Петербургтагы югары уку йортларына керү баллары элеккечә арта.

Россиядә 10 ел эчендә беренче тапкыр югары уку йортларына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллары кимеде. Бу бакалавриатка да, көндезге формадагы специалитетка да кагыла.

2021 елда Россия югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингы буенча, уртача керү баллы 0,5 кә кимеде һәм 70,3 тәшкил итте. Мәскәү һәм Санкт-Петербургны карамасак, күрсәткеч 67,5 дән 66,9 га кадәр төшкән. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Башкалаларда исә югары уку йортына керү баллары элеккечә арта. Мәскәүдә алар 80,7 (+0,4) булган, ә Петербургта һәм өлкәдә 80,2 (+0,7), диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев