Солдат булу җиңеләя
Татарстанда алимент буенча җыелган бурычны кайтару белән түрәләр шөгыльләнәчәк. Республикада махсус комиссия оешкан. Егетләр исә армиягә тыныч күңел белән китә ала. Аларның эш урыны югалмаячак, диләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова узып баручы атнаның мөһим вакыйгаларына карата республика җитәкчелегенең мөнәсәбәтен җиткерде.
Татарстанда төзелгән алимент түләмәүчеләрдән бурычларын кайтарту буенча махсус комиссияне вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләячәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле мәгълүмат чараларында таралган әлеге хәбәрне раслады. Ул республикада яшәүче җавапсыз әти-әниләрнең балаларына 3 миллиард сумнан да артык әҗәте булуын да искә төшерде. Билгеле булганча, Татарстан Президенты әлеге вәзгыятьне кискен тәнкыйтьләде. Рөстәм Миңнеханов, кичекмәстән, алимент түләмәүчеләрдән бурычларны кайтарту юнәлешендә өстәмә чаралар күрергә кушты. “Суд приставлары хезмәтенең мөмкинлекләре чикләнгән, – дип аңлатты Лилия Галимова. – Шуңа күрә аларның эшен төрле оешмалар һәм ведомстволар белән хезмәттәшлек итү бәрабәренә көчәйтү күздә тотыла. Мәсәлән, ЮХИДИ идарәсенең үз мәгълүмат базасы бар, алар алимент түләмәүченең милке турында хәбәр итә ала”.
Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең эш урыннарын үзләре әйләнеп кайтканчы саклап тотмакчылар. Рөстәм Миңнеханов әнә шул мәсьәләне өйрәнергә кушкан. “Гамәлдәге федераль канун нигезендә, мондый хокуктан дәүләт хезмәтеннән армия сафларына китүчеләр генә файдалана ала. Алга таба әлеге тәртипне барлык оешмаларда да гамәлгә кертү күздә тотыла. Президент кушуынча, бу мәсьәлә белән Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге эшче төркем шөгыльләнәчәк”, – диде Лилия Галимова. Казан Кремленең рәсми вәкиле әйтүенчә, мәсәлән, оешманың коллектив килешүенә тиешле үзгәрешләр кертергә мөмкин. Шулай ук, армиядән кайткач һөнәрен үзгәртергә теләүчеләр өчен, әзерлек курслары оештырырга да ниятлиләр. Бу эшкә республикадагы мәшгульлек үзәкләрен дә җәлеп итмәкчеләр.
Лилия Галимовадан Сочидан килеп ирешкән коточкыч хәбәр уңаеннан, мөнәсәбәтен дә сорадылар. Билгеле булганча, Түбән Камадан әбисе белән диңгез буена ял итәргә дип киткән алты яшьлек бала яңгыр сулары чокырына егылып һәлак булды. Күңелгә иң тигәне – Сочи түрәләре оныгына күз-колак булмаган әбине гаепләп калдырырга тырышты. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгаттылар. “Әлеге вәзгыятьтә безне Сочи мэриясенең бер генә дәлиле дә канәгатьләндерә алмый”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Ул республика җитәкчелеге исеменнән гаиләнең тирән кайгысын уртаклашты. “Ярдәм кирәк булса, без булышырга әзер”, – дип тә белдерде Лилия Галимова. “Казанда танылган биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл булачакмы?” – дип кызыксынучыларга да җавап бар. Казан Кремленең рәсми вәкиле әйтүенчә, бу – хәл ителгән мәсьәлә. “Оча торган татар”га һәйкәлнең урынына килгәндә, Лилия Галимова шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. “Әлеге мәсьәлә белән алар шөгыльләнә”, – диде ул.
Фото: https://pixabay.com | takazart
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев