Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль челтәрдә 2018 елгы Дөнья чемпионатының гимны тәкъдим ителде

Live It Up композициясенең авторы - Америка җырчысы Ники Джем, продюсеры – америкалы Diplo.

YouTub-каналда футбол буенча Дөнья чемпионатының гимны тәкъдим ителде. Live It Up композициясенең авторы - Америка җырчысы Ники Джем, продюсеры – америкалы Diplo. Композиция рус теленә “Жить по полной” дип тәрҗемә ителә.

Җырны бөтен дөньяга танылган актер, хип-хоп-башкаручы Уилл Смит, Ники Джем һәм албан җырчысы Эра Истрефи башкара. Клипның рәсми версиясе 7 июньдә чыгачак. Шулай ук Смит, Джем һәм Истрефи 15 июльдә Мәскәүнең “Лужники”стадионында Чемпионатның финал матчы алдыннан чыгыш ясаячак.

Актер Уилл Смит Дөнья чемпионатында чыгыш ясауның аның өчен горурлык булуын билгеләп үтте. Артист сүзләренчә, бу зур вакыйга бөтен дөньядагы кешеләрне берләштерәчәк.

  • Ярышлар матчлары 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Алар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Ростове-на-Дону, Сочи, Казан, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород һәм Екатеринбург.

Казанның «Прогульщики» рок төркеме 2018 елгы Чемпионат гимнының үз вариантларын тәкъдим итте.   

Фото: скриншот с youtube

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


2018 елгы Дөнья чемпионатының гимны

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев