Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СПУТНИК ТӘЛИНКӘСЕНӘ КОМПЕНСАЦИЯ

Татарстанда озакламый телевизор “аналог” сигналы белән күрсәтми башлаячак.

Әмма цифрлы эфир республиканың кайбер авылларына барып җитми. Шуны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте андый торак пунктларда яшәүчеләр өчен спутник телевидениесе сатып алу һәм монтажлау чыгымнарын компенсацияләү турында Карар кабул итте. Компенсация алу хокукы гаиләдәге җан башына туры килгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән (ул 9170 сум) артык булмаган очракта һәм цифрлы эфир телевидениесе каплый алмаган зонада урнашкан торак пунктларында яшәүчеләргә каралган. Компенсация 7300 сумнан да артык була алмый. Карарга кушымтада күрсәтелгәнчә, безнең районда цифрлы телевидение барып җитмәгән торак пунктларга Иске Икшермә, Мәртен, Олы Нырты, Тенеки, Югары Шытсу авыллары кергән. Компенсация алу хокукы хуҗалыкка бер мәртәбә генә һәм быел алынган спутник җиһазларына гына бирелә.

Компенсация билгеләүгә нинди документлар таләп ителгәнлеген белешер өчен санап кителгән авылларда яшәүчеләргә 2019 елның 1 декабренә кадәр республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Саба бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев