Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт сугышы: тупка мылтык белән каршы торып буламы?

Күпме сөйләсәң дә, сөт куермый. Россельхознадзорның 2017 ел йомгакларына багышланган коллегиясе утырышында илнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев йодрыкларын азык-төлек фальсификаты җитештерүчеләр ягына таба болгады. ”Фальсификатка, соры схемаларга, реэкспортка, безгә йөзәр мең тонна белән кертелгән сыр продуктларына каршы көрәш беренче урында торырга тиеш. Бу – безнең сугышның фронты, без монда соңгы патронга каршы сугышырга бурычлы. Безнең артта – Мәскәү, безнең артта – ил, безнең артта – крестьяннар, фермерлар”, – дип хисләнде ул.

Федераль хөкүмәт чиновник­ларының мылтыкны без ”Ватаным Татарстан”да әллә кайчаннан бирле күрсәтеп килгән якка таба борулары сөендерә, билгеле. Тик менә бу сугышның нәти­җәләре ничек булыр икән? Сугышу гына җитми, җиңәргә дә ки­рәк бит әле. Фронтның теге ягында окопларда һәм траншеяларда азык-төлек базарында фальсификат сатып симергән бизнес-генераллар һәм маршаллар ята. Алар инде әллә кайчаннан бирле канун әвәләүче һәм башкарма органнарда, таможняда һәм финанс өлкәләрендә үз лоббиларын урнаштырып, алар кулына эре калибрлы пулеметлар, авыр туплар тоттырып куйдылар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгеч­лә­ре кулында исә кысыр патроннар белән корылган мылтык­лар гына булырга охшаган.

 
Рәсми оешмалар ил базарында фальсификат 20 процент ти­рәсе дип белдергәндә, бәйсез тик­шерүчеләр аның күләме 60 процентка кадәр җитүен әйтә. Соңгы вакытларда гына ”Росконтроль” дигән коммерцияле булмаган оешма Россия кибетлә­рендә сатыла торган 30 бренд сырга тикшерү үткәрде. Тикшерү өчен үрнәкләр тугыз сәүдә чел­тәреннән: ”Магнит”, ”Пятерочка”, Billa, ”Дикси”, ”Ашан”, ”Карусель”, Globus, ”Лента” һәм ”Вик­тория” кибетләреннән алын­ды, диде­ләр. 18 җитеште­рүченең сыры тулысынча фальсификат дип табылды. Җитеште­рүчеләр маркировкада ГОСТ буенча ясалган сыр дип күрсәтүгә карамастан, тикшерүчеләр күпме генә тырышып эзләмәсен, алардан сөт эзе таба алмаган. Барысы да пальма һәм кокос маеннан әвәләнгән.

 
Белгечләр гидрогенезация ысулы белән сыек майдан сырга әйләндерелгән бу продуктлар сәламәтлек өчен гаять куркыныч, йөрәк авырулары һәм инсультлар хәвефен нык кө­чәйтәләр дип чаң сугуга карамастан, алдар һәм алыпсатар бизнес халыкны талаудан туктамый. Илгә тиңе булмаган икътисадый зыян салынып кына калмый, халыкның сәламәтлеге дә начарая. Гомуми бәяләр күтәрелүе фо­нында сөтнең сатып алу бәя­ләре кискен төшә, ул үзкыйм­мәт­тән дә түбәнәеп бара. Илнең төрле өлкәләреннән Мәскәүгә ачыргыланулы хатлар явуга карамастан, ”нефть ләгънәте”, чиновниклар башбаштаклыгы һәм җинаятьчел бизнес талаулары нәтиҗәсендә авыл ябыга, үзенең күңелсез финишына таба атлап бара.


Ткачев әфәнденең чыгышы ихлас булса, без инде мылтыклардан залп бирелгәнен: фальсификатны кибетләрдән алып чүплеккә ташыганнарын, аның өстендә трактор тәгәрмәчләре әйләнгәнен, намуссыз сату­чы­лар­ның тикшерү изоляторларына ябылуын, закон чыгару­чы­ларның ашыгыч рәвештә азык-төлек базарын яклый торган кискен кануннар кабул ителүен, антимонополь оешмаларның сөт бизнесы арадашчыларына кү­тәрә алмаслык штрафлар салуын, табигый сөтнең иң түбән сатып алу бәясе 30 сумнан да ким була алмый дигән катгый норма кертелүен, ә пальма маена га­дәт­т­ән тыш югары пошлина салынуын күзәтер идек. Әлегә пневматик мылтыктан ”пышт” итеп аткан тавыш та яңгырамады һәм яңгырарга охшамаган да.


Бары тик дәүләт башлыгының табигать саклау, экология һәм транспорт буенча махсус вәкиле Сергей Иванов кына Дәүләт Думасында сәламәт туклану мәсьә­ләләренә багышланган ”түгәрәк өстәл”дә тынычландыргыч чыгышын яңгыратты. ”Бездәге челтәр кибетләрендә күптән инде сөт сатылмый, моны аңларга кирәк”, – диде ул. Иванов әфәнде әйтүен­чә, чын табигый сөтне бары тик авылда сыер асраучыларда гына табып була.


Чын сөтнең өстендә, берни­кадәр торуга, бармак калынлыгы булып май җыела. Мондый сөтне кибетләргә сатуга чыгарып булмый чөнки. Сәламәт яшим дисәң, менә шул табигый сөтне файдаланырга кирәк тә инде. Без яшь чакта Казан кибетләрендә өстен­дә май җыелмаса да, сыекландырылган, ләкин ачый торган табигый сөт сатыла иде. Туклыклылык ягыннан авыл сөтеннән берникадәр калыш­са да, ул сөтне курыкмый эчәргә мөмкин иде.


Бу урында, билгеле, шәһәр кешесенең талымсызлыгы, үз сә­ламәтлегенә төкереп каравын ис­кә алмый булмый. Әгәр табигый сөткә ихтыяҗ булса, бизнес инде аны әллә кайчан абзарлардан шә­һәр фатирларының ишек төбе­нә китереп бирүне оештырган булыр иде. Санэпидемс­тан­циянең аяк чалуларына сөтнең лабораториядә тикшерелгән һәм зыянсыз булуы турында бе­лешмә белән җавап бирергә мөмкин бит. Сөтне антибиотикка тикшертү, мәсәлән, биш минутлык эш. Го­мумән, ни өчен сөт өчен сугышта без ак халатлылар потенциалын файдаланмыйбыз әле. Кибетләрдә сатылган сөтнең куркыныч булуы турында иң беренче булып Сәла­мәтлек саклау министрлыгы чаң сугарга тиеш бит.

Фото: https://pixabay.com | Imoflow

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев