Сөт җыючы Венера Гайнетдинова: “Литрыннан бер сум калса, шул җитә” [+видео]
Республика буенча сөт бизмәне шактый нык тирбәлә. Кайбер районнарда сөтнең һәр тамчысын җыеп тапшырсалар да, аңа 14-15 сумнан түлиләр, икенчеләр исә, рәхәтләнеп сыер асрый, сөтнең литрын 20 сумнан сатып кинәнә. "Иң элек бурычларны түләдек" Шәһәр кибетләрендә сатылучы "сөт суы"ның иң түбән бәясе 32 сумнан (майсыз) башлана. Майлырагын 53 сумнан да...
Республика буенча сөт бизмәне шактый нык тирбәлә. Кайбер районнарда сөтнең һәр тамчысын җыеп тапшырсалар да, аңа 14-15 сумнан түлиләр, икенчеләр исә, рәхәтләнеп сыер асрый, сөтнең литрын 20 сумнан сатып кинәнә.
"Иң элек бурычларны түләдек"
Шәһәр кибетләрендә сатылучы "сөт суы"ның иң түбән бәясе 32 сумнан (майсыз) башлана. Майлырагын 53 сумнан да арзанга табам димә. Сыер маеның килосы 400 сум. Авыл сөтенең өч литрын 100 сумга саталар. Каймакның бер литрлы банкасы да шул чама. Бу ни дигән сүз, Казанга килеп җиткәнче сөт-каймакның тыгызлыгы да, сыйфаты, майлылыгы ничек арта соң?
Сөтне шалкан бәясеннән җыючы районнар турында язып чыккан идек. Шуннан соң күп тә үтмәде, редакциябезгә Арча районы Кушлавыч авылыннан бер ир-ат шалтыратты. "Кама Тамагында сөтнең литрын 14 сумнан җыялар, дип язгансыз. Адәм көлкесе! Сыер асрауның файдасы да, кереме дә юк. Бездә җәй буе 18 сумнан төшермәделәр, октябрьдә 20 сумнан түләделәр", - дип хәбәр бирде.
Әлеге "юмарт" сөт җыючы белән танышу өчен Арчага юл тоттык. Нигә Кама Тамагы сыерлары сөтне 14 сумнан, ә Арчаныкылар 21 сумнан бирә? Сере нидә?
Венера һәм Фәрхәт Гайнетдиновларның бу эшкә керешүләренә әле дүрт кенә ел. Шулай да авылдашларының, райондашларының ихтирамын яулап өлгергәннәр.
- Безнең авылда сөт җыючы бар иде. Әмма соңгы айларда ул халыкка акчаны йә соңга калып түли, йә исәп-хисапны түбән бәядән ясый башлады. Шул вакытта без авыл җирлеге башлыгына: "Бәлки без шөгыльләнеп карарбыз", дип мөрәҗәгать иттек. Чөнки чит кеше килеп җыйса, ул авыл халкы файдасына булмый, - дип эшчәнлек тарихы белән таныштыра башлады Венера ханым. - Тәкъдим ясадык та куркып калдык. Сөтне вакытында урнаштыра алырбызмы? Акчасын вакытында күчерерләрме?
Шунысын әйтергә кирәк: Гайнетдиновлар авыл халкына элеккеге эшмәкәрдән калган бурычларын да түли.
Венера һәм Фәрхәт Гайнетдиновларның сөт бизнесы - бердәнбер эшчәнлек төре түгел. Алар район үзәгендә хәләл ит сату белән дә шөгыльләнә. Итне исә шул ук үзләренә сөт тапшырган хуҗалыклардан алалар. Наласа, Кушлавыч, Җилби, Урта Бирәзә, Түбән һәм Югары Сәрдә авылы кешәләренең терлекчелек өлкәсендә проблемалары юк. Итне дә, сөтне дә урнаштырыр урыннары бар. Авыллар таралып урнашу сәбәпле, чималны ике машина җыя. Чөнки җәйге челләләрдә, Арча сөт заводына илтеп тапшырганчы, әчеп чыгуы да бар.
- Сөтнең литрын җәен 18-19 сумнан төшермәдек. Октябрьдә исә - 21, ноябрьдә 21 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясадык. Акчаны айга ике тапкыр биреп барам. Җәйге чорда сөт сатып, 50-60 мең сум акча эшләүчеләр дә бар, - ди Венера ханым.
"Сөт акчасы - кинәт килеп кергән матди ярдәм кебек"
Хезмәтең тиешенчә бәяләнсә, ару-талулар да онытыла, эшкә дәрт тә үсә, билгеле. Арча районы авылларында сыер асраучылар саны күзгә күренеп арта. Элегрәк табышсыз мал, дип саналган сыер хәзер «модага» кире кайта. Хәтта ялгыз ирләр дә икешәр сыер асрый икән.
Венера ханым һәр сөт тапшыручыны кызыксындыру җаен да тапкан. Сабан туенда ул аларның һәрберсенә, өч литр сөт тапшырса да, йөз литр сатса да, тимер чиләк өләшә.
- Биш сыер асрыйбыз. Әлегә берсен ташлаттык, дүртесенең сөтен сатабыз, - ди Илгиз Ситдыйков. - Хөкүмәткә көненә 40 литр сөт тапшырабыз, дигән сүз. Елына ул 15 тонна тирәсе чыга.
Гөлсинә апа Хәлиуллинаның да дүрт баш сөтлебикәсе бар.
- Газетадан укып торабыз, сөткә тиен генә түләүче районнар да бар бит. Безнең хәлләр иң шәбедер. Җәен дә 18 сумнан саттык. Сөт акчасы кулга кинәт килеп кергән матди ярдәм кебек, - ди ул.
Венера апа белән Фәрхәт абый тумышы белән Үзбәкстаннан. Нәсел җепләре Әтнә районына барып тоташса да, читтә кавышып гаилә кора алар. Бирегә 1994 елда күченеп кайталар. Фәрхәт абый авылдагы карьерасын ферма мөдире, бригадир булып башлый. Венера апа исә сыер савучы булып урнаша. "Беренче тапкыр сыерны шунда күрдем" дип көлә ул. Наласада сөт заводы ачылгач, Венера апа шуны җитәкли. Фәрхәт абый механик вазыйфасын башкара. Технолог таба алмагач, бу эшне дә үзе алып бара: кефир, катык ясарга өйрәнә. Казанга барып, процессын өйрәнеп кайта, билгеле.
- Бу чорда без өйдә яшәмәдек. Әти белән әнигә рәхмәт, йорт-җир дә, балалар да аларның өстендә булды, - ди Фәрхәт абый.
Әле хәзер дә тугызынчы дистәсенә атлап баручы әтиләре йортның төп сакчысы. Ашарга да пешереп куя икән. Чөнки ир белән хатынның эш көне бик иртә, төнге өчтә үк башлана.
- Кеше һәр нәрсәгә ияләшә икән. Безгә - шәһәрдә тәрбияләнеп үскән балаларга, башта авыррак иде. Тора-бара ул яшәү рәвешенә әйләнә, - ди Фәрхәт абый.
"Сөтне рәнҗеп тапшырмасыннар"
Венера апа кышын да кулына пирчәткә кими. Һәр тамчы сөтне үзе карап, тикшереп ала. Дөрес, су кушучылар, аертылганын сатучылар да булган. Эшмәкәрләргә мондыйларга каршы шактый көрәшергә, аңлату эшләре алып барырга туры килгән.
- Сөтнең һәр литрыннан безгә бер сум калып бара. Шул җитә, артыгы кирәкми. Сыер асрауның ни икәнен беләбез, җиңел түгел. Азык юнәтү дә бер бәла хәзер. Шуңа күрә бу авыр хезмәт бәяләнергә, сыер асрау үз-үзен акларга тиеш. Кеше безгә сөтен кая куярга белмәгәннән түгел, риза булып бирсен, рәнҗемәсен, - ди Венера ханым.
Гайнетдиновлар мәктәпкә дә ярдәм итеп тора. Авыл күләмендә уздырыла торган спорт чараларының, бәйрәмнәрнең дә спонсорлары алар.
- Ай саен мәктәп ашханәсенә бер тартма тавык ите бирәләр, - ди мәктәп директоры Дилүс Мостафин. - Без аны башта кызлары укыган дәвердә генә ярдәм кулы сузарлар, дип уйлаган идек. Наиләнең мәктәпне тәмамлавына ике ел, ә ярдәм һаман килә тора. Ремонттан соң җиһазлар алырга да Венера апа белән Фәрхәт абый ярдәм итте.
"Бер сыер койрыгына мең кеше ябышкан" дигән мәкальдәге кебек, сыер артында торучылар бик күп бүген. Азык әзерләү, малны карау, сөтен савудан башлап, сатып алучы, заводка тапшыручы, эшкәртүче кебек әллә ничә арадашчы аркылы үтә ул. Билгеле, чылбырның буыннары күбрәк булган саен, аның акчасына дәгъва итүчеләр дә арта. Сөт акчаларының түбән бәядән түләнүе, хуҗасына килеп җиткәнче шактый киселүе шуннан гыйбарәт. Әмма бу Гайнетдиновларга кагылмый. Алар Арча сөт заводы белән уртак тел тапкан. Татарстанда 16 кешегә бер сыер туры килә. Россиядә исә 34 кешене бер сыер ашата. Җитештергән продукциясе тиешенчә бәяләнсә, сыер үз-үзенең дә тамагын туйдыра ала. Венера һәм Фәрхәт Гайнетдиновлар кебек үрнәк сөт җыючылар күбрәк булса, билгеле.
Чулпан ШАКИРОВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев