Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әстерхан өлкәсендәге Сабантуйда дөядә чабышканнар

Быел Әстерхан өлкәсендә Сабантуй өч мәйданда узды.

Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Җәмәле авылында узган Сабантуйда традицион ат чабышы белән беррәттән, дөя чабышы да булган.

«Быел төбәктә Сабантуй бәйрәме өч мәйданда оештырылды. Мәйданнарның берсендә, Җәмәле авылы янындагы ипподромда, дөя чабышы узды. Бу — Әстерхан халкының күркәм бер традициясе. Мондый чабышлар илдә бүтән беркайда да юк», — дип сөйләде Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Сабантуй шулай ук Әстерханның Дуслык йортында һәм Нариман районының Каңга авылында узган. «Ат һәм дөя чабышларыннан тыш, милли көрәш булды. Шәһәр читендәге Сабантуйларга бара алмаган өлкән яшьтәге кешеләр өчен Дуслык йортында „Әби-бабай бәйрәме“ дигән шигарь астында төрле чаралар үтте», — диде Динара Мәҗитова.

Быел Әстерхан өлкәсендә Сабантуй 29 май көнне узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бәйрәмне Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте һәм Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Барлык мәйданчыкларда да кунаклар өчен җирле һәм Татарстаннан килгән иҗади коллективлар һәм башкаручылар катнашында концерт программасы әзерләнгән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев