Студентларсыз булмый
Быел илдәге студентларның хезмәт отрядларын Татарстандагы төзелешкә җәлеп итәргә җыеналар. Анда өч йөзләп кешегә эш урыны булдырылачак. Ләкин нинди корылманы сафка бастырачаклары әлегә билгеле түгел. Бу хакта кичә Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Республика студентларының хезмәт отрядлары оешмасы җитәкчесе Ринат Садыйков әйтүенчә, ел саен 10 меңләп студентка җәен эшкә урнашу мөмкинлеге тудырылган. Бу мәсьәлә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Зәй шәһәрләрендә яхшы оештырылган. “Студент отрядында чыныккан егет-кызлардан яхшы белгечләр чыга”, – ди Ринат. Гадәттә студентлар хезмәт урынын үз белгечлекләре буенча сайлый. Әйтик, педагогик вузларда белем алучылар лагерьларда әйдаман булып эшли. Телисең икән, кунакханәләрдә хезмәт күрсәтергә, табиб, энергетик, пешекче һөнәрләренең тәмен татып карарга була. Ел саен 350дән артык егет һәм кыз хыялын ерак юлга озату вагоннарында чынга ашыра. Сахалинга барып җитүчеләр дә юк түгел. “Тунайча” балык заводы тәүлек буе эшли. Без, гадәттә, икенче сменада хезмәт куябыз. Бер сәгать ял итәбез. Иң күңеллесе – балык килгән вакыт”, – ди студентлар.
Быел беренче тапкыр елга буйларын чистарту буенча экологик отрядлар оештырмакчылар. Шулай ук урман хуҗалыгы өлкәсендә сыналырга мөмкин. Яшьләр районнарны үстерүгә юнәлтелгән проектларда да катнаша ала. Төрле оешма, предприятиеләр студентларны эшле итәргә булышачак. Студентларның хезмәт отрядына 55 ел тулуны әнә шундый яңалыклар белән каршылаячаклар. Маңгай тирен күбрәк түккән саен, акчаны да яхшырак аласың. Төзелештә уртача 30–35 мең сум вәгъдә итәләр. Краснодар краендагы лагерьда балалар белән күңел ачкан өчен 5 мең сум түлиләр. Кыскасы, студент ай саен кесәсен уртача 17-18 мең сумга калынайта ала.
Яшьләр эшләп кенә калмый, төрле ярышларда да үзен сыный. Узган ел Казан дәүләт энергетика университетының “Тесла” студентлар штабы Гран-прига ия булган. Аның җитәкчесе Тимур Хөснияров студентларның электр энергетикасы, төзелеш, балык хуҗалыгы, тимер юлларда, педагогика тармагында көч куюын әйтте. Былтыр 850 студент эшкә урнашкан.
“Регион 116” педагог отрядын җитәкләүче Ксения Зверева иң яхшы командир исеменә лаек дип табылган. Алабуга вузында белем алучы кыз үз тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. “Командир гадел булырга тиеш дип саныйм. Укучылар белән эшләү авыр түгел. Балалар һәр заманда бер төрле булган. Бүген бары – гаджетлар, яңа технология заманы. Укытучыга укучы белән бер дулкында гына булырга кирәк. Укытучылар ничек тәрбия бирә, яшьләр шундый булачак”, – ди Ксения.
Хезмәт отрядына эләгү өчен студентларга февраль аенда, ягъни кышкы сессия башланганчы мөрәҗәгать итәргә кирәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев