Берничә көн элек Апас районының Әлмәндәр авылы почта бүлеге башлыгы, ял көне булуга карамастан, авылдашларына субсидия өләшергә чыга. Кызганычка каршы, бу - аның һөнәри бурычын соңгы тапкыр үтәве була. 46 яшьлек ханым авылдашлары алдында җан бирә.
Эльмира Аджихәлилова һәм Олег Андриянов гаиләсе Апас районына биш ел элек күченеп кайта. Эльмира почта бүлеге башлыгы булып урнашса, Олег исә Лаеш районына кошчылык фабрикасына йөреп эшли. Уртак ике балалары бар: уллары Алексей - бишенче, кызлары Лилия өченче сыйныфта укый. Эльмира ханымның беренче иреннән бер улы һәм кызы бар.
- Эльмира апа бик аралашучан, якты йөзле кеше иде, - ди Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Рамина Галимова. - Агитация эшләрендә, өмәләрдә актив булды. Без бер бинада эшләдек. Почта эшенең катлаулы икәнен күреп торабыз. Баштарак авырсынса да, соңгы арада «ияләштем» дип әйтә иде. Сишәмбе көнне аңа ревизия килде. Аңа да артык пошынмады: «Тагын кайчан киләсез?» - дип озатып калды әле. Соңгы тапкыр чәршәмбе көнне күрештек. Моңаеп, күңелсезләнеп йөрмәде. Җомгага кадәр дип саубуллаштык. Тик җомга көнне җансыз гәүдәсен салкын гүргә иңдердек...
Эльмира ханым почта бүлеге башлыгы вазифасыннан тыш, Әҗем авылына хат ташучы итеп тә билгеләнә: чөнки тавык та чүпләп бетерә алмаслык почта эшенә килергә атлыгып торучы юк. Өстәвенә, хезмәт хакы да кызыгырлык түгел. Хезмәттәшләре аны эштән курыкмый торган, батыр хатын итеп искә ала. Йөзеннән елмаю китми, үпкәли белми. «Фамилиясе катлаулы булгач, без аңа «аджика» дип йөри идек, рәхәтләнеп көлә иде шуннан» дип хатирәләре белән уртаклашалар.
Эльмира апа бу көнне шактый йортка сугылырга өлгерә. Кемне сөя, мәет шунда җан бирә, диләр бит. Әнисе урынына күргән, якын ахирәтенә әйләнгән Хәлимә апа Нәбиуллинага кереп җан бирермен дигән уй башына да килмәгәндер. Йөгереп йөргән җиреннән бит!
- Ярый әле, янымда абыйның хатыны бар иде. Юкса, үзем дә үлә идем, - дип елый Хәлимә апа. - Алдагы көнне коммуналь хезмәтләр өчен түләргә акча биргән идем. Квитанцияләрне өстәлгә куярга өлгерде. Субсидия кәгазен кулына тоткан килеш, «Йөрәгем» диде дә авып төште. Авызыннан, колагыннан шаулап кан китте мескенкәйнең. Үлем белән озак тарткалашты, тик шәфкать туташы килгәнче җан бирде. Безгә кергәнче, күршеләрдә булган. Аларга да: «Кан басымым уйный ахры, йөрәгем авырта», - дип зарланган. Шулай булса да, бер газета калдырган, язылырга өндәгән. Соңгы сулышына кадәр «эш» дип янган җаным. Мине әнисе урынына күрә иде. Үзем дә якын иттем. Кичәдән бирле елыйм да елыйм, бер дә күз алдымнан китми.
Авыл халкы сөйләвенчә, Эльмира ханым белән Олег иске генә йортка күченеп кайткан. Әмма шушы берничә ел эчендә җәннәт почмагы ясаганнар аннан. Мунча да төзеп куйганнар. Җирләргә кайткач кына әнисе кызының йөрәге электән дә авыртуын сөйләгән. «Авылга кайтма, сиңа авыр эшләр ярамый» дип әйттем. Җаны авылга тартты, бер эштән дә курыкмый иде шул», - дигән ул.
46 яшьлек ханымның якты дөньядан шулай иртә китүе бигрәк кызганыч. Ике кечкенә баласы ятим калуын да уйласаң, кайгы пәрдәсе аеруча да карала.
Нет комментариев