Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Судка барасың килмәсә – түлә

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бармасаң прокуратурага чакырыласыңны көт тә тор. Шушы көн­нәрдә күптармаклы җитештерү предприя­тиеләре, “ПЖКХ” идарәче компаниясе, “Татэнергосбыт”ның бердәм исәп-хисап, “Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре катнашында үткәрелгән бурычларны түләттерү мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмәсендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре күп җыелган физик затлар җавап тотты.

Прокуратурага бурычлы  гражданнар эшләгән оешма-предприятие  җитәкчеләре  дә  чакырылган   иде.  Район  прокуроры Ленар Вәлиуллин үзенең чыгышында әйткәнчә, прокуратура күптармаклы-җитештерү предприятиеләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне  вакытында судка бирү, суд приставлары хезмәтендә бурычларны эзләп алу максатында  чыгарылган карарларның үтәлешен тәэмин итү буенча  эшчәнлегенә  тикшерү үткәргән. Әлегә приставлар тарафыннан башкару производствосы турындагы  законда  каралган барлык  чаралар да күрелми. Пристав-башкаручылар таләбе буенча әҗәтләрен  түләмәгән кешеләргә  карата   административ  хокук бозулар  турында беркетмә  төзелми. Мәгълүмат базасында  ЗАГС белешмәләренә мониторинг вакытында үткәрелми. Прокурор торак-коммуналь оешмаларында судка  кадәрге  профилактика эшенең җитәрлек  кадәр  алып барылмавын  да билгеләп  үтте.  Анализ системалы рәвештә  судка  дәгъва белән мөрәҗәгать итү эшчәнлеге алып  барылмавын   күрсәтә. Югыйсә киңәшмәгә әзерлек барышында суд приставларының һәм коммуналь оешмаларның бу мәсьәләдә эшчәнлеге  активлашкан. Әйтик,  апрель  аенда  приставлар бурычлылардан  117 мең  сум акча эзләп  алган. Бу гыйнвар-март айлары күрсәткеченнән дә 200 процентка күбрәк. Моннан тыш гражданнар үз ихтыярлары белән 100 мең  сумнан артык бурыч түләгән.

  Утырышта катнашкан башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов гражданнарның коммуналь  хезмәтләр өчен бурычлары арта баруын исәпкә алып, дәгъва белән  судка  мөрәҗәгать итү чаралары   күрүдә җаваплылыкны  арттыру зарурлыгына басым  ясады. Төбәк операторы – “ПЖКХ” идарәче компаниясе вәкиле А.Шаһивәлиев сүзләренә караганда, каты көнкүреш  калдыклары  чыгарган өчен бурычларны түләттерү буенча  судка 29 гариза бирелгән. Киңәшмәгә чакырылган  гражданнар тыңланып,  алар бурычларын түләргә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен алга таба ай саен исәп-хисап ясарга  ышандырдылар. Киңәшмә  йомгаклары буенча  чыгарылган  карарда приставларга бурычлыларның күчемле милкенә арест  салу һәм сатуга кую чаралары   күрергә тәкъдим ителде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры   ярдәмчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев