Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Судка рәхмәт әйтәләр

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовның суд торып, профсоюз әгъзаларының мәнфәгатьләрен яклавын яхшы беләбез. Нигездә бу мәсьләләр педагогик стаж белән бәйле.

– Соңгы 15 ел эчендә 200дән артык кешенең  район суды аша педагогик стаж белән бәйле сорауларын якладык, – дип сөйләде профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Безнең педагогик стаж белән бәйле эшләрне район суды утырышта гадел тикшереп канәгатьләндерде. Менә әле соңгы вакытта гына да Хәсәншәех, Арчаның 8нче балалар бакчасында эшләүче берничә хезмәткәрнең соравын суд аша уңай хәл иттек. Болар барысы да кешенең финанс хәлен яхшырту белән бәйле сораулар. Суд торып, миллионнар оттык инде.

Арчаның 8нче бакчасының татар теле тәрбиячесе Фәния Солтанова шундыйларның берсе. Үзе белән сөйләштек.

– Быел ноябрьдә генә әле суд тордык, – дип сөйли Фәния Солтанова. – Миңа хәзер 53 яшь. Мин балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Әмма турыдан-туры тәрбияче булып эшләгән еллар гына педагогик стаж булып исәпләнә икән. Мин дә бит инде шул ук тәрбияче, балалар белән эшлим. Судта менә шуны якладык. Суд безнең сорауны канәгатьләндерде. Бик зур рәхмәт судка, безне кайгырткан профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовка.

Румия Гарифҗанова

Фото: http://chgard22.tgl.net.ru

 http://arskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев