Сугым ашы
Без яшьрәк чакта ноябрь азакларында, декабрь башларында авылда һәр шимбә-якшәмбедә сугым суела, ашлар уздырыла иде. Кар төшкәч, ноябрьдә, каз-үрдәк өмәләре үтә, инде ныклап катыргач, олы мал суела.
Ул елларда суыткычлар рәтләп юк иде әле, шуңа күрә көннәрнең ныклап суытуы шарт иде. Күпме каз-үрдәк суюга карап, һәр хатын-кызга ике-өч баш туры килерлек итеп, үзендә дә суяр кош-корты булган күршесе, туган-тумачасы чакырыла. Шулай бер-берләренә кул алмаш йөри торганнар иде. Бу кош-кортларны йолку, чистарту бик нык осталык сорый торган эш. Йонын күбрәк эләктереп тартсаң, тиресе дә йолкынып чыга, түшкәнең яме китә. Ә каз-үрдәк күбрәк күчтәнәчкә тотыла, чит төбәкләрдә туган-тумачаң булса, посылка белән шәһәр тирәсенә китә. Туйларга, кунакка барган чакларда шулай ук каз-үрдәкнең кирәге чыга.
Казларны суйганнан соң, эч-башларын алып, бер кат пешекләп чистартканнан соң, өмәче хатын-кызлар көянтә башына икешәр түшкә асып, чишмәгә юарга алып баралар. Хуҗабикә аларны табын әзерләп көтеп тора. Ә инде кич ашны зурлап уздыралар, монда өмәдә катнашканнар гына түгел, якыннары, дуслары, туган-тумачалары да җыела. Олы мал суйгач та шулай. Анысының эчәкләрен дә эшкәртәләр иде хатын-кызлар. Ул эчәк-карталар үзенә бертөрле тәмле була торган иде. Аннан гадәттә тәкә (безнең якларда шулай, кайбер яклар бөккән дип тә әйтәләр) пешерәләр иде. Мул итеп суган турап пешергәч, ашап туймаслык ризык була иде ул. Кышның авызы зур бит, барысы да ашала. Кич сугым ашы итеп мулдан ит-бәлеш пешерәләр иде. Ашап-эчкәннән соң күңелле итеп җырлап утыралар. Арада берәр гармунчы булмый калмый, булмаса да ис киткән юк, без болай да җырлый алабыз. Җырның җыртыгы юк дигәндәй, бераз “чиртеп” алган кунаклар ялындырып утырмыйлар, “Күбәләгем”нән башлап, “Сарман”, “Алмагачлары”н сузып, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бер-беренә төрттереп төрле шаян такмаклар да җырлыйлар. Әйтик, шундый мәҗлестә бер хатын болай дип җыр суза: “Алмалар өзәсеңме, бауларга тезәсеңме, өзелгән алмалар кебек аерылдык, сизәсеңме?” Моның үзенә күрә тарихы бар. Мәҗлестә яшь вакытта йөргән егете (хәзер инде 3 бала атасы) утыра. Сөйгән егетен бүтән кыз тартып алган, ә бу яратып йөргән кызы әле дә кияүдә түгел, карт кыз исеме күтәреп яши. Яшь вакытта яратып йөргән кызның шушындый җыр сузуына ир хатынының да күңеле тыныч түгел инде. Менә шулай уен-көлкеләр, җиңелчә көнләшүләр катыш уза торган иде сугым мәҗлесе.
Хәзер авылда мал асраучылар да сирәк, кайбер авылларда көтү дә чыкмый. Шәһәрдә генә түгел, авыл кибетләрендә дә итнең төрлесе сатыла, колбасаның да ниндие кирәк – шул бар. Яшим дигән кешегә эше дә, акчасы да бар хәзер авыл җирендә. Капка төпләрендә икешәр машина. Бакчаларга бәрәңге утыртырга да иренә халык, элекке кебек гектарлап утыртмыйлар, бер-ике сутый белән канәгатьләнәләр. Аннан, бәрәңгенең эше дә күп шул хәзер, кортын гына да ничә тапкыр агуларга кирәк бит. Бәрәңгедән кала да ризык күп, шуңа да гектарлап утыртмыйлар. Менә шундый яшәеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев