Сугыш биш көндә бетәме?
Россия белән Грузия арасында килеп чыккан, соңыннан “Биш көнлек сугыш” дип аталып киткән кораллы низагка бу атнада ун ел тулды. Бәрелеш “җиңү китергән кечкенә сугыш” калыбында булып, алдан көтелгәнчә, күпмедер вакытка власть рейтингын күтәрде, халыкта эйфория тудырып алды. Хәзер, тәмам “айныгач”, ун ел элек булган ул вакыйгага ниндирәк бәя биреп була соң?
Шунысы кызык: кыска кан коюда җиңелгән Грузия – территориясе, халык саны буенча Татарстанга нык охшаш: биләмәләре – 69,7 кв км, халкы – 3 млн 730 мең кеше. (Татарстан җирләре – 67,8 кв км, халкы – 3 млн 870 мең.) Биш көнлек сугыш нәтиҗәсендә ил үз территориясенең 18 процентын (12,5 кв км) югалтты. Ул җирләрдә хәзер Көньяк Осетия һәм Абхазия дигән “бәйсез” дәүләтләр. Куштырнаклар шуннан: әлеге ике төбәкнең бәйсезлеген Россиядән башка барысы дүрт ил: Никарагуа, Венесуэла, Сүрия һәм дә Науру дигән, җәмгысы 10 мең халкы булган Тын океан уртасындагы кәрлә дәүләт таныды. Бу хәл үзе генә дә – Кавказда без кылганнарның халыкара хокук нормалары белән уртаклыгы булмауга дәлил. Монысы – беренчедән.
Икенчедән, сугыш Россиянең сәясәттә ике яклы стандартлар белән эш иткәнен дә янәдән ачып салды. Ике яклылык гади аңлатыла: Россия эчендәге үзбилгеләнеш тарафдарлары, кайсы гына милләттән булуларына карамастан, барысы да җирбит – сепаратистлар. Уртак ватанны сөймәүче сансызлар. Шунлыктан андый кавемнәрне, бәйсезлек дип кыбырсымыйча, бары җан көченә үзләрен саклап калырга тырышкан тәкъдирдә дә, якасыннан алып җилтерәтү, әледән-әле башларын төеп алу тиеш һәм дөрес гамәл санала. Бер үк вакытта, ни гаҗәп, бик үк дустанә булмаган илләрдәге нәкъ шундый ук “урманга караучылар” – саваплы юлда торган ирек һәм бәйсезлек тарафдарлары. Аларга кораллы ярдәм, алар дип күршедәге кечкенә дәүләтне дөмбәсләп алу – шулай ук дөрес. Мондый кыланмышларда сез нинди дә булса мантыйк, эзлеклелек, әхлак, иман күрәсезме? Юк, әлбәттә. Грузиянең үз составындагы фетнәле төбәк – Көньяк Осетиягә гаскәр кертүе белән Россиянең тәртип урнаштырырга дип Чечняга керүе арасында бер аерма да юк. Аерма Чечняны яклап, аңа бәйсезлек алып бирүче “олы абзый” табылмауда гына.
Ике яклы стандартлар белән эш итү ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге икейөзлелеккә тәңгәл. Андыйларны яратмыйлар. Аларның башка сыйфатлары да, гадәттә, мактауга лаек булмый. Аңлаешсыз “бозык башлылык”, үҗәтлек, холыксызлык сәбәпле, ил бүген ярты дөнья белән дошманлашкан. Санкция-чикләүләр арта, көчәя тора. Безне акрын гына буып маташалар. Икътисадта хәлләр начарая тора. Аптыраган үрдәк суга арты белән чума дигәндәй, власть пенсия яшен күтәрергә алына, булган салымнарны арттыра, яңаларын кертә. Тик интенсив терапия урынына эчке косметик чаралар – авыруның чәчен буяп, аңа маникюр ясату гына вәзгыятьне яхшыртмаячак. Глобализация шартларында аерымлану – үлемгә тиң гамәл булмаса да, мөшкеллеккә иң туры юл. Икътисадны хәзер дөньяви “һава торышын” билгеләүче дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау аша гына күтәреп була. Тик ул юнәлештә әлегә бер адым да шәйләнми...
Грузия составындагы республикаларны Кырымны кушкан кебек кушып куярга Россия ул вакытта җөрьәт итмәде. Бәлки президент кәнәфиендә Дмитрий Медведев утыру сәбәп булгандыр. Тик Грузиягә гаскәр кертүне ул үзе генә хәл иткән дип уйлау – беркатлылык. Барысы да “тандем” эше. Грузия төбәкләрен Россиягә кушмау сәбәбе ихтимал шунда: әлеге ике территория мәгълүм ярымутрау кебек стратегик плацдарм түгел. Республикалар башына курчак хөкүмәте куеп, йөз процентка Россиягә бәйле җирләр ясау отышлырак. Һәрхәлдә, халыкара шау-шу азрак була. Икенче бер фетнәле төбәк – Донбасска килгәндә, анда Кырым сценариен да кулланып булмый (Россия икътисады ул төбәкләрне күтәрә алмаячак), Абхазия һәм Көньяк Осетия вариантын да башкарып чыгарлык түгел. Чөнки Украина армиясе грузин гаскәреннән күпкә көчле. Ике олы армия арасындагы сугыш биш көнгә түгел, Украина артында Көнбатышның торуын да исәпкә алганда, биш айга, аннан да артыгракка сузылырга, коточкыч корбаннарга китерергә мөмкин...
Грузия президенты Георгий Маргвелашвили бу атнада Россия ун ел элек кылган гамәлне “оккупация” дип билгеләде. “Дөньяның бер генә иленең дә, көч кулланып, икенче дәүләтнең чикләрен үзгәртергә хакы юк”, – дип белдерде ул. Сугыш биш көндә бетсә дә, җиңелү ачысы озакка. Бүген грузиннар НАТО ишеген шакый. Әгәр Грузия Төньяк Альянска керә икән, Россия, инде ничәнче кат, үзе алып барган сәясәтнең тотыгы хәлендә калачак.
Фото: https://pixabay.com | Oti_foti
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
Наил Шәрифуллин
0
0
Язмаларымны биредә урнашытып баруыгыз өчен сезгә олы рәхмәтләремне юллап калам.
0
0