Сугышка сугышны ялгау
Дөнья сәясәтендә көннән-көн болганчыклык билгеләре көчәя. Бердән, АКШның Кытай һәм башка партнерлары белән башланып киткән сәүдә сугышы яңа әйләнешләр яулый. Кытай корпорациясе “Хуавэй”га каршы “кыйный торган” санкцияләр кертелде.
Моннан соң аңа телекоммуникацияләр өлкәсендә АКШтан технологияләр сатып алу тыела. Американың технологик гигантлары “Хуавэй” белән араны өзделәр инде. Англия дә Кытайга программа продуктлары сатудан баш тартты. Бу чин корпорациясенә үз технологик товарларын дөнья базарына чыгаруны кыенлаштырачак, чөнки барлык җиһазлары да чит ил технологияләрендә эшли. Күк асты иле белән сәүдә сугышының кая кадәр барып чыгасы мәгълүм түгел, яклар икесе дә бер-берсенә юл куюдан баш тарталар. Дөрес, сөйләшүләр алып барыла, килешергә тырышуның зәгыйфь омтылышы бар.
Трамп администрациясе соңгы көннәрдә сәүдә сугышына яңадан “ут өстәде”: аңа валюта сугышының яңа вариантын китереп ялгады. Моңарчы валюта сугышлары һәркемгә таныш һәм тапталган эздән бара иде: илләр үз валюталарын махсус очсызландыралар. Бу аларга үзләренең арзанлы товарларын экспортка күбрәк чыгарып, читтән мал китерүне чикләргә булыша. Трамп мондый астыртын икътисад сәясәтен кискен тәнкыйтьләп, күп тапкырлар йодрык янап карады да хәзер сугышны яңа сукмакка чыгарырга ниятли. Американың Сәүдә министрлыгы үз валюталарын долларга карата очсызландырган илләргә компенсация пошлиналары кертү тәкъдиме белән чыкты. Янкиларның үз базарларын бу рәвешле якларга тырышулары Япониягә, Көньяк Кореяга, Һиндстанга, Германиягә һәм Швейцариягә зыян салыр дип көтелә. Пошлина белән кыйналган дәүләтләр саны егермегә җиткерелергә тиеш. Алар арасында Россия дә бар.
Сәүдә һәм валюта сугышларының чып-чын сугышка әверелү куркынычы да көчәя. Фарсы генералы АКШның очкыч йөртүче корабларын яшерен корал белән су төбенә озатырга вәгъдә бирде. Бер ялгыш адымның зур сугышка әверелүе бар.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев