Сум каруселен әйләндергәндә
2014 елның декабрендәге коточкыч валюта паникасын һәм базарлар түнтәрелешен хәтерлисезме? Санаулы сәгатьләр эчендә ул чакта безнең кесәләрдәге урыс сумы ике тапкырдан да артыграк очсызланды да куйды, базар бәяләре түшәмнәрне ватып чыга башлады.
“Ватаным Татарстан“ хәбәрчесе ул чакта гасабилану башланырга бер ай чамасы тирәсе алдан кесәсендәге бар акчасын долларга алыштырган иде, шуңа күрә валюталарның “шайтан туе“ уйнавына артык исе китмәде. Долларның түшәмгә менеп аяк салындырып утыруын ул чакта “кара алтын“га бәяләр төшү белән аңлаттылар. Сумның түбәнгә очуында нефть очсызлануының роле чынлыкта бик аз иде. Илдәге валюта резервлары әле берничә “кара алтын“ өянәген үткәреп җибәрерлек күләмдә иде. Урыс акчасын югары хакимият тирәсендә тупланган һәм бюджет тагарагыннан сосынырга яраткан олигархлар һәм Үзәк банк оештырган валюта һәм сум каруселе түнтәрде. Ул карусель бүген дә әйләнә. Пенсия фондының ярык тагарак янында калуы, урта һәм кече бизнесның бөлүе, салым прессының безнең бөерләрне һәм бавырларны изүе-төюенең нигезендә дә асылда шул карусель әйләнеше ята.
2014 ел бөлгенлеген капиталның күпләп офшорларга качуы оештырды. Тик Россиядән качкан доллар һәм евро офшордагы банк хисапларында тик кенә ятмыйлар, алар кире Россиягә үк әйләнеп кайталар иде. Аръякка чыгып киткәндә шома гына чыгып китсәләр, кире кайтканда алар тезләренә һәм билләренә “процент капиталы“ дигән авыр герләр асып кайталар: акчага сусаган россияле бизнес чит ил банкларыннан зур процентлар белән әҗәт җыя иде. Мәсьәләнең кызык ягы шунда: валютаны чит илгә шудырган олигархлар үзләре үк шул акчаны зур процентлар түләү шарты белән әҗәткә кайтарып та алдылар. Алар әҗәткә алып кына калмадылар, Россия хөкүмәте, ул әҗәтләрне түләүнең гаранты буларак килешүләр төзегәндә, аларны имзалады, ягъни бизнес әҗәтен кайтарып бирә алмаса, дәүләт түләргә тиеш була иде. Нефть һәм газ миллиардлары, корыч һәм алюмин акчасы җиңел генә илдән качты да, эреләнеп, бүксәләрен киереп, илгә кредит рәвешендә кире кайтты. Шулай итеп чүпрә кебек кабарган “кара алтын“ бәясеннән яуган валюта яңгырында коенучы “Роснефть”, мәсәлән, чит илдән иң күп кредит алучы компанияләрнең берсенә әверелде. Табигый монополияләр барысы да, бер яктан, акчаларын кая куярга белмиләр, икенче яктан, зур суммада процентлы кредитлар алалар иде. Алар туплаган әҗәт күләме илнең алтын-валюта запасларын да узып китте. Чит илдән алынган үзебезнең үк акчаны “чит ил инвестицияләре“ дигән матур исем белән атадылар. Инвестицияме-юкмы, аръяктан алган акчаны арттырып кире кайтарып бирергә туры киләчәк иде. Ул арада Россия хакимияте бик сәер адымнар ясады: Кырымны яулау һәм Донбасс конфликты оештырылды. Болар өчен бихисап акча түгү белән бергә җиңелчә шелтәләү рәвешендә санкцияләр дә игълан ителде, нефтькә бәяләрне төшерделәр, “Роснефть”кә исә әҗәтләрен түләргә кирәк иде.
Чимал бәяләре төшүне сылтау итеп, башында әрсез һәм бар ишекләрне дә тибеп ача торган мәгълүм персонаж торган компания дәүләттән ярдәм сорады. Үзәк банк йөзендә чыгыш ясаучы дәүләт декабрьнең мәгълүм вакыйгалары алдыннан “Роснефть”кә булышты: йөзләрчә миллиард сум акча басып, компания җитәкчеләренең кулына тоттырды. Тегеләре исә, әҗәт түлибез дигән булып, бу миллиардларны долларга алыштырдылар, алар валюта запасына кул тыгып чумырып алуга, сорауның кискен артуын сәбәп итеп, долларны түшәмгә чөйделәр. Халык ике тапкыр фәкыйрьләнде, олигархлар ике тапкыр баедылар. Илнең валюта резервлары исә ул чакта доллар курсын тотып торырлык иде, әмма тотрыклылыкны сакласаң, олигархлар кесәсен җиңел генә калынайтып булмаячак иде. Үткән эшкә салават дип, бу турыда искә алып тормасаң да ярар иде, ихтимал. Әмма финанс каруселе әйләнүен дәвам иттерә. Ул пенсиянең тупланма өлешен күптән йотып бетерде инде, бензинга һәм башка товарларга бәяне күтәрү аша безнең кесәләрне дә чистарта, пенсия реформасы булып халык җилкәсенә ята, яңа салымнар рәвешендә бавырга таш булып утыра. Сумның талгын очсызлануын кисәк сикерү белән алмаштырырга да вәгъдә итә. Карусель бу юлы бөлгән эре банкларга ярдәм рәвешендә әйләнә. Аларга салым түләүчеләрнең акчасын шулкадәр мул өләшәләр, хәтта ярдәм кирәгеннән артык та булып чыга. “Открытие“, Бинбанк, Промсвязьбанкларга Үзәк банк бүлеп биргән акча шулкадәр күп булып чыккан: 0,7 триллион сум арткан акчаны алар Үзәк банк депозитларына ярыйсы гына процентлар белән кайтарып алырга дип салып та куйганнар. Игътибар итегез: Үзәк банктан алган акчаны Үзәк банкка процент белән биргәннәр. Үзәк банк аларга акчаны 0,5 процент белән биргән, болар исә Үзәк банкка 6 процент белән салганнар.
Шуңа күрә без, бер дә курыкмыйча, икътисадның яңа түнтәрелешен, халыкның яңа бөлгенлеген фаразлыйбыз. Илнең финанс сәхнәсендә ничә карусель әйләнеп, фәкыйрь халык түләгән салымнарның кайларда коелып калуын без бит хәтта белеп тә бетермибез. Ихтимал, Кремльдә һәм хөкүмәттәгеләр үзләре дә урланган акчаның күпме икәнен белеп бетермиләрдер инде. Иң аянычы: триллионнар һәм миллиардлар Россия законнарына туры китереп урланалар, шуңа күрә беркемне дә хөкем итеп булмый.
Дөрес, урланган акча юкка чыкмый. Эре чиновникларның абруйлы урыннардагы кыйммәтле җир участокларына әйләнәләр, затлы виллалар үсеп чыга алардан, чит илләрдә урта гасыр замокларын сатып алуга тотылалар. Карусель булмаса һәм финанс куыклары кабарып тормаса, илдә кризис барганда, олигархлар эһ тә итмичә баеп ята алыр идеме? Шуңа күрә санкцияләр белән рәнҗетелгән үз олигархларыбызны салымнардан азат итеп яклыйк, тишек кесәләребездән аларга фәкыйрь тиеннәребезне ыргытыйк. Патриотлар булыйк, кыскасы.
Фото: https://pixabay.com | StockSnap
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев