Шундый дустым бар
Саба районының үзәк китапханәсендә Габит Фәрхетдиновның «Ялгыш язылган язмыш» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Шунда утырганда келт итеп Рифат Җамалның, телевизордан бугай, «татар язучылары арасында ветеринар ике язучы гына бар: Атилла Расыйх һәм мин» дигәне искә төште. Һәм күңелемнән генә, өчәү булдыгыз, дип уйлап куйдым.Мәгълүм булсын, монысы Габит дустымның икенче китабы. Беренчесе 2013 елда нәшер ителгәне «Чал ветеринар кыйссалары» дип атала. Ул китап, бу һөнәр белән бәйле вакыйгаларга нигезләнеп, әдәби югарылыкта иҗат ителгән хикәяләрдән тора. «Ялгыш язылган язмыш» китабына кертелгән «Карачкы вакыйгасы» дигән хикәя әдәби бәйгедә 1нче дәрәҗә Дипломга, ә «Җәмнихан балкышы» дигән повесте кызыксындыру премиясенә лаек булган иде. Мөгаен, авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте төзү өчен үрнәк итеп файдаланырга мөмкин әсәр булганы өчендер.Болары өстенә республика матбугатында да үзенең публицистик мәкаләләрен, хикәяләрен һәм шигырьләрен бастырып килә бу милләтпәрвәр дустым. Аларда басылган 100дән артык шундый иҗат җимешләре моңа дәлил. Кайбер үткен фикерләре белән килешмичә, куркып та куям аның өчен. Заманалар кырысланганнан кырыслана бара бит.Бу дустым турында бәян иткәндә, аның Татарстанның атказанган ветеринария табибы, район үзәк китапханәсендә үзе оештырган «Өлкәннәр клубы»н инде 14 ел җитәкләвен әйтми кала алмыйм. Егерме елын ветеринария лабораториясе мөдире һәм районның баш мал табибы булып эшләгәндә «спирт мичкәсе» өстендә утырып та бозылмыйча калган шәхес ул.Мәрхүм Рәзил Вәлиевның, язучының биографиясе булырга тиеш, дигәне хәтердә калган. Районыбызның төрле авылларында, төрле вазыйфаларда, бергә эшләгән, үзе белән мөнәсәбәткә кергән кешеләрнең холык-фигыльләрен һәм омтылышларын өйрәнеп тәҗрибә туплады Габит Фәсәх улы. Мөхтәрәм язучыбыз Миргазыян Юныс кебек дөнья гизгән шәхес булмаса да, Ерак Көнчыгышта совет армиясендә дә хезмәт иткән, Чехословакиядә һәм Польша дәүләтләрендә булып фикерен баеткан ул. Кыскасы, җирдә нык басып торган гади кешеләр турында яза. Һәм аларның уй-фикерләрен оста итеп җәмгыять, дин һәм Дәүләт дәрәҗәсендәге сәяси проблемалар белән бәйләп куя белә. Аларны чишү юлларын күрсәтергә дә онытмый.Бервакыт клуб утырышында бер иптәшебез «китап укырга яратмыйм, укымасам да беркемнән дә ким түгел, җитәкче дә булып эшләдем», дигән иде. Шул вакытта: «Китап ул – бал кортлары бихисап чәчәкләрдән җыйган бал кебек. Аннан белем дә, геройларыннан үрнәк тә, гыйбрәт тә, акыллы киңәшләр дә, әхлак дәресләре дә алып була», дип, аның авызын каплаган иде Габит. Шушы фикерләренә тугры калыптыр, әлеге китабын бастыру өчен иганәче дә эзләп йөрмәде, сатып та азапланмады, авыл китапханәләренә, туганнарына, дусларына һәм китап сөючеләргә бүләккә өләшеп саваплы булды. Пенсионер өчен зур дәрәҗә бу бүгенге вәзгыятьтә.Үзен үзе үстергән шәхес булгангамы, бу дустыма хөрмәтем аеруча зур. Әлеге китапны уку нәтиҗәсендә туган хисләрем тәэсирендә язылган мәкалә бу.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев