“Сыерчык оясы” бәйгесе
Ел саен март-апрель айларында “Сыерчык оясы” бәйгесе игълан ителә.
Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнә. Алар шөгыльләр аша рәсем ясарга, җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә, табигатне сакларга, үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәнәләр. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләр, әти-әниләр белән берлектә төрле конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алып, мактау грамоталарына ия булалар. Ел саен март-апрель айларында “Сыерчык оясы” бәйгесе игълан итәбез. Бу бәйгедә балалар да, әти-әниләр дә бик теләп катнашалар. 2022 ел үзенчәлекле булды. Конкурс турында игълан итәргә дә өлгермәдек, “Зиятдинов Р.Г” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рифат Зыятдинов балалар бакчасына 20 сыерчык оясы бүләк итте. Әтиләр белән берлектә ояларны агачларга урнаштыруны да оештырды. Фермерга һәркем илтифатлы булды. Сыерчык ояларыбыз буш тормас, анда канатлы дусларыбыз үзләренең кошчыкларын үстереп, матур җырлары белән безне сөендерерләр дип ышанабыз.
Гөлсинә Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев