Әҗәт түләү
2014 елның декабрен онытмадыгызмы әле? Ул чакта 30 сум торган доллар, кисәк кенә 60-70 сумга кадәр сикерде, хәтта 100 чиген үтеп чыгу белән дә янады. Мондый өянәк шәһәр урамнарында паника китереп чыгарды: кешеләр валюта алыштыру пунктларына чиратка тезелде, бер дә кирәкмәгәнгә көнкүреш техникасы сатып алырга ашыктылар, шикәр комы берничә тапкыр кыйммәтләнде...
Ахырдан ачыкланды: финанс куркуы бик зыянлы шәй икән: 80 сумга алган долларны ахырдан 50гә сатарга туры килде, өйдәге ике-өч телевизор янына кайтып кунаклаган яңа “зәңгәр экран”нарны куярга урын табып булмады... Белгечләр ахырдан әйттеләр: “Доллар өянәге махсус китереп чыгарылды, сумның курсын саклап калу мөмкин иде”, – диделәр.
Соңыннан тагын бер нәрсә ачыкланды: сумнарны “яндыру”ның төп гаеплесе илнең иң бай компаниясе “Роснефть” булган икән. Компания Үзәк банктан триллион сумга якын акча сорап алган да шуны валютага әйләндергән. Валюта исә “Роснефть”кә тышкы әҗәтләрен каплау өчен кирәк булган. Аннан соң долларның кыйммәтләнүе чимал сатучылар өчен файдалы. Нефть бәясе төшкәндә, алар шул рәвешле югалтуларын халык җилкәсеннән күтәртәләр.
Бу хакта язып тормас идек, “Роснефть” соңгы айларда тагын валютаны чит илгә озата: әҗәтләрен түли. Ул инде үзенең дүрттән өч валюта запасын бирәчәген кайтару өчен читкә озаткан. Нефть компаниясенең әҗәтләре соңгы 15 елда 44 тапкыр артып, 4,4 триллион сумга җиткән икән. Иң бай нефть ятмаларын үз кулында тоткан бу табигый монополиядә ни өчендер нефтьнең үзкыйммәте дә бик югары: башка компанияләрдә баррельнең үзкыйммәте уртача 35 долларга тигез булса, “Роснефть”тә – 45 доллар. Валюта запасын әҗәт түләү өчен тотып бетергәч, яңадан сумлы кредит алып, долларга әйләндерә башласа, “Роснефть”нең илне тагын бер тапкыр тетрәтеп алырлык җае бар, кыскасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев