Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар тиредә яман шеш килеп чыгуның көтелмәгән өч сәбәбен атады

Онкология авырулары үсешенең бер факторы булып, хроник йокы туймау тора.

Skin Cancer Foundation оешмасыннан Америка табиблары тире яман шеше үсешенә ярдәм итүче һәм кызыну белән бәйле булмаган күзгә күренми торган өч сәбәбен санады. Бу хакта «Российская газета» басмасы Food.newsына сылтама белән яза.

Онкология авырулары үсешенә хроник йокы туймау китерергә мөмкин. Йокы бозылу тирене ультрафиолет нурланышыннан саклый һәм көчле антиоксидант булып тора торган мелатонин гормоны эшләп чыгаруны киметә. Мелатонин секрециясен бозмас өчен 23.00 сәгатькә кадәр йокларга яту яхшырак, дип билгеләп үтә белгечләр.

Моннан тыш, тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, меланоманың үсеш куркынычын пестицидлар, токсинлы кушылмалар һәм башка зарарлы ингредиентлар булган тәмәке тарту һәм ашау күләме арттыра. Шуңа бәйле рәвештә табиблар сезонлы җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә өстенлек бирергә, артык кыздырылган майлы ит һәм тәм-томнарны артык кулланмаска киңәш итте.

Шул ук вакытта экспертлар тире яман шешен профилактикалау өчен иң яхшы эчемлек дип кофены атадылар. Аларның сүзләренә караганда, көнгә бер чынаяк кофе меланоманың үсеш куркынычын 3 процентка кадәр киметергә сәләтле.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, тире яман шеше Татарстанда иң киң таралган онкология авыруларының берсе булып тора.
 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев