Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАЛПАН “АУГА“ ЧЫГА

Татарстан Республикасында вируслы талпан энцефалиты һәм боррелиоз буенча эпидемиология вәзгыяте уңай түгел.

Ана саен үткәрелгән  мониторинг шуны   күрсәтә. Эндемик зоналар булып республиканың 30 районы  санала һәм аңа Саба да  кергән. Безнең районда соңгы  6 елда талпан боррелиозы  авыруы теркәләгәне юк.  Шулай да  вәзгыять киеренке булып кала.  2017 елда медицина учреждениеләренә урман бете тешләгән 147 кеше мөрәҗәгать иткән (2016 елда– 117 кеше, 2015тә – 112) Бүгенге  көнндә боррелиоз авыруына каршы вакцина юк, ә талпан энцефалиты  чирен авыруын булдырмас  өчен урманнарда керү белән бәйле эшчеләргә (лесниклар, умартачылар, урман техникумы  студентлары, электр челтәре хезмәткәрләре)  ел саен  прививка  ясала. 2017 елда әлеге 146 кешене колачлаган булган. Быел исә энцефалитка каршы вакцина  алырга тиешле 116 кешенең бары  берсенә генә прививка ясалган. Шулардан чыгып,  Саба  муниципаль районының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе вируслы энцефалитны булдырмау максатында профилактика эшен көчәйтү турында  карар кабул итте. Карарда район үзәк хастаханәсенә, Роспотребнадзорның территориаль  бүлегенә, санитария-эпидемиология  үзәге  филалына  авыруның клиникасы буенча семинар-киңәшмәләр үткәрергә, талпаннан зыян   күрүчеләргә үз вакытында тулы   күләмдә ярдәм   күрсәтергә, оешма-предприятиеләрдә профилактика эшенең куелышына контрольне һәм таләпчәнлекне  арттырырга, халык күпләп ял итү урыннарында, җәйге  сәламәтләндерү  учреждениеләре территорияләрен махсус препаратлар белән эшкәртүгә  күзәтчелек урнаштырырга тәкъдим ителә.

Фото: https://pixabay.com | JerzyGorecki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев