Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Варяг” крейсеры турында шигырь

"Варяг" Моннан бер гасырдан аз гына артык элек Россиянең Хәрби-диңгез флотлары тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык батырлык эшләнә. 1904 елның 9 февралендә Кореянең Чемульпо порты янында Тын океан флотының "Варяг" крейсеры һәм "Кореец" канонер көймәсе һәм япон эскадрасы арасында каты сугыш башлана. Берничә сәгать барган сугышта меңләгән матрос һәм офицерлар...

"Варяг"

Моннан бер гасырдан аз гына артык элек Россиянең Хәрби-диңгез флотлары тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык батырлык эшләнә. 1904 елның 9 февралендә Кореянең Чемульпо порты янында Тын океан флотының "Варяг" крейсеры һәм "Кореец" канонер көймәсе һәм япон эскадрасы арасында каты сугыш башлана. Берничә сәгать барган сугышта меңләгән матрос һәм офицерлар һәлак була. Команданың калган өлеше шлюпкаларда батып баручы корабльне калдырып китә. Император Николай-II исән калган варягчыларны бик зур бүләкләр биреп хөрмәтли. Варягчылар даны бөтен дөньяга тарала. Аның дингезчеләре хөрмәтенә бер немец шагыйре җыр яза. Аны соңрак Россиядә русчага тәрҗемә итәләр. Ул җыр Совет чорында һәм хәзер дә популярлыгын югалтмады. Ә Диңгезчеләрнең иң яраткан җырларына әверелә. Илдар Яхин татарчага тәрҗемә иткән җыр Тын океан флоты ("Варяг" чорыннан хәзергәчә) ветеран-диңгезчеләренә багышлана.

Кузгалып чыгыйк, дуслар, изге яуга,

Соңгы сугышка вакыт җитте.

Дошманга бирелмәс ул безнең "Варяг",

Беркем мәрхәмәт өмет итми.

Бәйрәмчә җилферди барлык вымпеллар,

Өскә якорьлар күтәрелә.

Туплар шомлы ялтырый кояш нурында,

Яуга әзерлек үткәрелә.

Сызгыра, шартлый, гөрселди һәр якта,

Ядрәләр оча һәр тарафта.

Утлы өермә чорнады "Варяг"ны,

Гүя җәһәннәм бу корабта.

Җан биреп тартыша канлы гәүдәләр,

Һаман ата дошман туплары.

Корабль бара ялкынлы диңгездә,

Җитте хушлашу минутлары.

Бәхил булыгыз, дуслар, Аллаһ әкбәр,

Теге дөньяда очрашырбыз.

Ватан өчен шәһит китик, туганнар,

Җәннәтләрдә кочаклашырбыз.

Илдар Яхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев