Татар башын татар ашыймы?
Бүген социаль челтәрләрдә еш кына: ”Татар бер-берсен батырмаса, татар булмый инде ул”, – дигән үпкәле язуларга тап буласың. Тәмугта бер казанда кайнаучы татарлар турындагы ялган мәзәкне дә төрләндерәләр. Үз зыялыларыбының: ”Татар башын татар ашый”, ”Татар башына татар җитә” кебек әйтемнәрне кабатлау белән үзебезгә начар язмыш юраганыбызны, үз-үзебезгә явыз программа йоктыруыбызны онытмасак иде. Ул сүзләр милләтне ассимиляцияләү, аны юкка чыгару тегермәненә су коя һәм, чынлап та, татарашар татарлар тәрбияләүгә хезмәт итә.
Бу – татарның дошманнары тарафыннан бик күптәннән кулланылып килгән стратегия. Андый стратегияне һәрвакытта да яулап алучылар файдалана. Яулап алынган яисә яулап алынырга тиешле милләтнең аерым вәкилләренә өстенлекләр биреп, үзенә хезмәт итүгә күчерәләр, кавем эчендә таркаулык, үзара ызгыш китереп чыгару коралына әйләндерәләр. Оккупация озакка китсә, милләткә хыянәт, үз халкыңның башына басып алга бару популярлаша башлый. Без – биш йөз елга якын инде бәйле халык... Шуңа карамастан егәрен саклаган, егылганда яңадан торып басу сәләтен югалтмаган кавем.
Мондый халыкка каршы көрәштә гадәттә рухи дошманнары күсеашарлар тәрбияләү ысулын эшкә җигә. Хәтерлик: күселәргә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – үз кардәшләрен ашый торган күсе тәрбияләү. Моның өчен таза бер күсе тотып алына һәм бикләп куеп ач тотыла. Бик нык ачыккач, аның янына үле күсе ташлыйлар. Баштарак чирканып торса да, ач күсе үз кардәшенең мәетен ялмап куярга мәҗбүр була. Беренче киртәне уңышлы узуга, хәлсезләнгән, әмма тере икенче бер күсене ыргыталар. Ач күсе баштарак психологик киртәне уза алмый бераз азапланса да, яңадан бу юлы инде үзенең тере кардәшен кимереп ташлый. Шундый берничә күнегүдән соң, чып-чын күсеашарга әйләнгән ерткычны иректәге кардәшләре янына җибәрәләр. Һәм күселәр колониясендә чып-чын фаҗига башлана. Биологик яктан юк итүнең бу коралы социаль өлкәгә дә күчерелә. Үз милләтен ”ашаучылар”ны тәрбияләү нечкәрәк ысуллар белән алып барыла, әлбәттә. Үз милләтенә чирканып караган, аның диненнән, мәдәниятеннән, яшәү рәвешеннән көлгән язучылар, сәнгатькәрләр үсетерелә һәм үсендерелә, тәмугтагы татарлар турындагы мәгълүм анекдотка охшаган, халык авыз иҗаты әсәре булуга дәгъва иткән ялган мәзәкләр уйлап чыгарыла. Болар барысы да үз милләтеңнең сөяген кимерү, аның итен ашау гадәтигә әйләнсен өчен махсус эшләнә. Үз халкыңа җай чыккан саен тибеп узу, үзара хурлашуны милләтнең сыйфаты дәрәҗәсенә күтәрү гибрид сугышның бер сөекле алымына әверелә. Шуннан инде халыкны җиңәсе дә калмый, ул үз-үзен җиңә: татар булудан хурлана башлый, милләткә хыянәт яшәү өчен көрәшнең котылгысыз бер юлы булып кабул ителә. Бу өлкәдә уңышка ирешкән каләм әһелләренә, сәнгатькәрләргә мәртәбәле премияләр бирелә, иҗат җимешләре халыкара мәйданда популярлаштырыла.
Чынлыкта исә буллинг – танышларның, бер коллективтагы, бер төркемдәге кешеләрнең үзара көнчелеге, бер-берсен психик яктан агулап эзәрлекләүләре бар халыкларда да бар күренеш. Иҗат интеллегенциясе арасында ул аеруча киң таралган. Рәнҗетеләгән һәм кыерсытылган халыклар зыялылары арасында ул, бәлки, калкурак чагылыш таба торгандыр. Чөнки үз-үзеңне раслау, күрсәтү өчен мәйдан тар. Фәкыйрьлек, тарлык гадәттә кешеләрне шундый түбәнлеккә этәрә, зыялыларда үзара хөрмәт бетә, вәкарь юкка чыга. Бу тагын да зуррак фәкыйрьлеккә, тагын да зуррак югалтуларга китерә, бердәмлек, аркадашлык хисе юып алган кебек була.
Әмма тагын бер тапкыр ассызыклыйк: буллинг – бер татарның гына сыйфаты түгел, аннан Европа халыклары да, азиялеләр дә, хәтта үзләре турында какшамас бердәм дигән миф чыгарган гыйбрилар (еврейлар) да интегә. Шуңа күрә 27 гыйнвар көне – буллингка (үзара котыртышуларга каршы) көрәш көне дип игълан ителгән. Без ул көнне шыпырт кына узып киттек, ә башка халыкларда аны бу чирдән котылу өчен уңай прораганда чарасы буларак билгеләп үтәләр.
Безнең туган кавемебезнең асыл сыйфаты – бер-берсен батыру түгел, ә үзара ярдәмләшү, кулдаш һәм аркадаш булу. Шулай булмаса кыен шартларда да (махсус кыенлаштырылган шартларда да) таза итеп тормыш кору, балкып торган йортлар төзү мөмкин булмас иде. Өмә белән нигез салу, диварны өмә белән күтәрү, авыр эшләрнең барысын да өмә белән башкару – бик борынгыдан килгән милли традиция, хәзер инде, кызганыч, онытылып бара.
Бер нәрсәгә игътибар итик: чит өлкәләрдән килгән ”яндык” дип, ”су басты” дип мескенләнгән теләнчеләр татар авылларында йөри, чөнки беләләр: кече күңеллелек, егылганга кул сузу – ул татарның милли сыйфаты. Бәладә калган үз кардәшләребезне без беркайчан да чит өлкәләргә чыгармыйбыз: авыллап акча җыябыз, район белән булышабыз. Әлегә... Татар башын татар ашый дигән ялган идея үстерелсә, киләчәктә мондый мәрхәмәтлелек дәвам итәрме, ерткыч җәмгыять шартларында тәрбияләнгән киләчәк буынннарда шәфкать хисе, ярышта артта килгән атка яулык бәйләү кебек миһербанлылык сыйфатлары сакланырмы? Без үзебезне көчле иткән асыл сыйфатларыбызны дошманнар тарафыннан көчләп кертелгән явыз фикерләргә алыштырыйкмы?
Ә бит асылны югалту шундый фикерләрдән башлана. Кешеләр арасында була торган фикерләр каршылыгы бик табыйгый нәрсә. Шул каршылык нигезендә социаль челтәрләрдә ямьсез бәхәсләр куба кайчак, зыялылар бер-берсен хурлый, өскә чүп-чар өя. Ахырдан күңелләрдә төзәлмәс җәрәхәтләр ясалгач, дуслык-өлфәт хисләре онытылгач, әрнеп: ”Шулай инде-татар татарны батыра”, – дигән зарлы нәтиҗә ясап куялар, башка кавем вәкилләрендә дә мондый агулау-эзәрлекләүләрнең табигый рәвештә булуын оныталар. Үзара тарткалашуларга көч-куәт сарыф итүне туктатыйк, энергияне иҗтиһатка юнәлтик, хөсет-көнчелектән баш тартыйк. Объектив тәнкыйтькә очрап, туры сүзгә юлыксак: ”Шул кирәк сиңа”, – дип үз-үзебезне төзәтик. ”Татар башын татар ашый” дигән ялган белән мескеннәрчә юанмыйк. Ә бит асылда хаклымы-хаксызмы тәнкыйтькә очрагач, рәҗеп милләткә йөз җыеру ул – лузерлар гадәте. Тукайда алай түгел, күпме генә каныкмасыннар, ул шәхси үпкәсен милләткә күчермәгән: ”Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!”, – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев