“Татар газеталарын укырга тәрҗемәче кирәк”
Киенүдә миллилекне саклаган әбиләр торган саен сирәк очрый. Кайчак урамда яулыгын дүртпочмаклап япкан татар карчыгын күрсәм, артыннан озаклап карап калам.
Әйтерсең, янымнан тарих үзе китеп бара. Күпләре ныклы белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм калган булсалар да, зиһенле, тирән фикерләүче затлар иде мәрхүмәләр. Русчадан алынган кайбер сүзләрне бозып әйтүләре безгә кызык тоела иде. Әйтик, пушты (почта), липутат (депутат), фамидур, фимидур (помидор), кәпитәнсә (квитанция), пинсә (пенсия) дип сөйләшәләр иде алар. Наданлыкка чутлаганбыз моны. Хәзерге күзлектән карасак, русча сүзләрнең барысын да бозмаганнар, үзебезчәгә үзгәртеп сөйләшкәннәр икән бит.
Бүгенге көндә рус телендәге -ция, -ще иҗекле сүзләрне шулай татарчалаштырып язуны кертү турында фикер белдерүчеләр барлыкка килде. Әйтик, станцияне “ыстанса”, редакцияне “редәксә” дип. Үткәннәргә, әбиләр заманына кайту юк бит инде. Әгәр сүзләрне шул рәвешле язу кабул ителсә дә, халык шунда ук эләктереп алыр дип уйлау хата булыр. Матбугатта ничәмә-ничә еллар буе табиб, сырхауханә, даруханә, икътисад, сәнәгать, дивар дип язылып килсә дә, сөйләм теленә кермәде бит. Элеккечә врач, больница (больнис дип әйтүчеләр дә бар), аптека, экономика, промышленность, стена дибез. Сүзләрне артык татарчалаштырырга тырышу халыкны телебездән читләштерүгә генә китерергә мөмкин. Мисал өчен: милли мәктәпне тәмамлаган чеп-чи татар танышым өенә русча газеталар алдыра. Татар газеталарын уку өчен тәрҗемәче кирәк – алар аңлаешсыз төрки, гарәп сүзләре белән тулган, ди.
Мин тел белгече дә, галиме дә түгел, бары тик үз фикеремне белдерүем. Без, олыгаеп килгән буын вәкилләре, элеккеге әбиләр кебек, алга таба заманча яки алынма сүзләрне бозып әйтеп, яшьләрне көлдермәбез микән, дим.
Барысын исәпкә алып, туган телебезгә әллә нинди яңалыклар, үзгәрешләр кертергә омтылмыйча, булганын саклап калырга иде. Соңгы вакытта туган телебез тирәсендә куерган хәлләр болай да борчу тудыра бит. Кайбер рус телле милләттәшләребезнең мәктәпләрдә татар телен укытуга аяк терәп, зәһәрлек белән каршы торулары бигрәк тә аяныч. Сүзләрне үзгәртү белән «вакланып» яту вакыты түгел, дип әйтүем.
Фото: http://prodlyonka.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев