Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар-информ" агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Гали мактаулы исемгә лаек булды

Рамил Гали - Россия күләмендә танылган фотограф.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Гали гаммәви мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Татарстанның атказанган матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәре" исеменә лаек булды. Мактаулы исем аңа кичә Казанның "Пирамида" залы сәхнәсендә, Татарстан матбугаты көне уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә тапшырылды.

  • Рамил Гали - Татарстан һәм Россия мәгълүмат чараларында кырык елдан артык хезмәт иткән профессиональ фотограф, фотокүргәзмәләр авторы, татар дөньясында танылган фотоблогер. 

"Татарстанның атказанган матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәре" мактаулы исемен Рамил Якуб улы Галиевкә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев